Ашауның да тәртибе бар
Белү зыян итмәс...
Ислам динендә туклануның үз кагыйдәләре бар. Хәләл ризык белән генә тукланырга тиешлекне барыбыз да белә.
Аннан тыш та кагыйдәләр шактый:
–Бик нык ачыккач кына ашарга утырырга кирәк, анда да тамак тәмам туйганчы түгел, чама белән генә ашарга.
–Мөмкин булса, табынга ялгыз гына утырмаска. Аллаһы ризыкны кешеләр файдасына җибәрә һәм ризыкка күбрәк кул үрелгән саен, хуҗаның дәүләте шулкадәр арта бара.
–Ризыкка үрелер алдыннан махсус дга укырга яки «бисмилләһир рахмәнир-рахим», дияргә кирәк.
–Ризыкка иң алдан үрелмәскә, ә бәлки гаилә башы яки арадагы иң өлкән кеше үрелгәнне көтәргә. Өлкән кеше яки гаилә башлыгы да табынга утырганнарны озак көттермәскә тиеш.
–Табынга китерелгән ризыкның ислам тарафыннан рөхсәт ителүенә шик туган очракта, ул ризыкны оялып кына, битк аз гына кабл итәргә тиешбез. Хәтта бик нык ачыккан чакта һәм ачлык кичергәндә дә. Азыкны кабул итү ризык «чиста» булганда да, авыр холыклы, кансыз яки Коръән-шәриф кануннарын үтәмәүче кеше куйганда да югарыдагыча эшләнә.
–Ризыкны уң кул белән ашыйлар.
–Икмәк – изге ризык. Авыздан икмәк валчыгы төшсә, аны эзләп табып ашарга кирәк. Икмәк кисәген ташлау – һич гафу ителә торган эш түгел: бу – мөселманның тәкәббер һәм үзен икмәктән дә зурга куюын күрсәтүче гамәл.
–Ризыкны яхшылап чәйнәп йотмыйча торып, икенче кисәккә үрелмәскә кирәк.
–Табынга утырганнарга карата мәрхәмәтле, юмарт булырга һәм күңелләрен төшермәскә тырыш. Янәшәдә утырган кешеләргә күңел рәнҗетә торган нәрсәләр сөйләмәскә, тавышны күтәреп, кычкырып сөйләшмәскә кирәк. Алга куелган ризыкларны тәнкыйтьләргә һич ярамый.
–Хуҗа кеше табынны төгәлләгәч, башкаларга да, рәхмәт догасы укып, урыннан торырга мөмкин.
–Мөселман кеше чакырмыйча кешегә ашка баруны әдәпсезлек дип саный.
–Хуҗа кеше табынны төгәлләгәч, башкаларга да, рәхмәт догасы укып, урыннан торырга мөмкин.
–Мөселман кеше чакырмыйча кешегә ашка баруны әдәпсезлек дип саный.
–Әгәр берьюлы ике кешедән чакыру алсагыз, сиңа якын яшәгәненә бару яхшырак. Әгәр йортлары тигез ераклыкта булса, үзегезнең күңелегез тартканына барыгыз.
–Чакыру алсагыз, үзегез белән чакырылмаган, ят кеше ияртеп бармагыз. Әгәр ул кеше әрсезләнеп, ияреп бара икән, кунакка кергәнче, йорт хуҗасын кисәтү хәерле: «Иптәшем бирегә үз теләге белән килде. Теләсәгез – керер, теләмәсәгез кайтып китәр», – диегез.
–Хуҗа күрсәткән урынга гына утырыгыз. Тирә якка ялт-йолт карану, йорт җиһазларын күздән кичерү шулай ук әдәпсезлек санала.
–Табыннан, хуҗа рөхсәтеннән тыш, ниндидер ризыкны алып китү – әдәпсезлек.
–Ашап туйгач, җәмәгать белән бергә дога кылып, хуҗаларга рәхмәт әйтергә кирәк. «Я, Аллаһы, йорт хуҗасына, безне чакырып кунак иткән өчен муллык бир, аның мөлкәтен арттыр, аңа шәфкатьле бул, рәхмәтеңнән ташлама», – дип саубуллашырга кирәк.
–Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Ризыклангач, тизрәк таралырга тырышыгыз». Чыннан да, чакырылган җирдән вакытында китә белү – әдәплелек билгесе. Күрәсең, татар ашар да качар, дигән әйтем тикмәгә генә килеп чыкмагандыр.
Марат хәзрәт Сәйфетдинов.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев