Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Асылыбыз Исламнан аерылгысыз, ди кунырлылар (+фото)

Бүгенге көндә авылыбыз мәчетендә моңлы азан тавышы яңгырый икән, бу – иманыбызның ныклыгын дәлилли.

Мәчетебез бик зур, газ белән җылытыла, суы кергән, канализациясе бар. Тәрәзә төпләре гөлләргә күмелгән, биредә һәрвакыт чисталык-пөхтәлек. Тышкы ягыннан гына түгел, эчке ягыннан ук балкып торган мәчетнең ишеге һәркемгә ачык. Мәчеттә намаз укырга, дини дәресләр, дини йолалар үткәрергә бөтен мөмкинлекләр бар.

Быел, мәчетебезнең 25 еллыгына әзерләнгәндә, мәчеттә бик күп төзекләндерү, ремонт эшләре башкарылды. Бу эшләр мәчетебезгә җыелган сәдака акчаларына эшләнде. Шушы эшләрне башлап йөргән Нуриян абый Фатыйхов, Тәгъзимә апа Сәгътдинова, Асия апа Гарифуллина, беренче дәшүдән үк ярдәмгә килгән Расил Галимовның һәм төзекләндерү эшләрендә катнашкан хатын-кызларның хезмәтен бәяләмичә калдыру мөмкин түгел. Аллаһының рәхмәте булсын Сезгә.

 

 

Язманы тулы вариантта "Хезмәт" газетасының җомга саныннан укырсыз.

Разыя Закирова,
Куныр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет юбилее