Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әти-әниеңә дога кыласыңмы? (Нинди дога укырга?)

Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!

Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнендә ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

«Рабби-рьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни, «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!
(«Исра» сүрәсе, 24нче аять).

Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк! Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога кылу