Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Авырганда доганың ярдәме бармы?

Пандемиягә бәйле хәл көннән-көн начарлана. Өстәвенә, кара көзгә дә аяк бастык: салкын тидерү, авыру очраклары артуга таба бара. Сорау туа: кешегә авыру ни өчен җибәрелә? Авырганда дога булыша аламы? Үзең, яки якыннарың авырса, Аллаһка ничек мөрәҗәгать итәргә?

Коръәндә болай диелгән: “Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп), уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (Җәннәт белән) сөендер!” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 155нче аять).

Мөселман кешесе тормышта авырлык белән җиңеллекнең янәшә баруын аңлый һәм, төшенкелеккә бирелмичә генә, килгән кыенлыкларга сабыр итә белә.

Авыру биреп, Аллаһы Тәгалә безнең күңелләрне чистарта. Авырлыкны Ул гөнаһларыбыз аркасында, яки алдагы тормышыбыздагы сынау өчен, яки Аның каршында дәрәҗәбез артсын өчен бирә. Кеше аз гына авырып, сызланып куйса да, шуның бәрабәренә аның бер гөнаһы кичерелә, дип килә хәдисләрдә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Авыру кешенең догасы – фәрештәләр догасы кебек”, - дигән. Бу - авыру кешенең дә догасы турыдан-туры кабул була, дигән сүз. Димәк, Раббыбыздан дәва-шифа сорарга кирәк, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы Әнәс бине Мәликнең риваяте буенча, Расүлуллаһ (с.г.в.) болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул авырткан җиргә куй һәм шушы доганы кабатла: “Бисмилләәһи әгуузү бигыйззәтилләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әҗидү мин вәҗәгый һәзәә” (Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авыруның көченнән Аллаһның бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам”), дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com.

 Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога кылу