Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Азан һәм икамәт

Азан сүзе гарәп телендә "хәбәр итү, белдерү" дигән мәгънәне аӊлата. Икамәт (татарларда камәт) сүзе "намазга торып басу" дигән мәгънә бирә. Икамәт җәмәгать намазын башлар алдыннан азан сүзләре белән әйтелә, ләкин азан кебек сузылмый.

Биш вакыт намаз өчен азан Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә күчкәннән алып әйтелә башлый. Аның тарихы болай була. Мөселманнар мәчет төзегәч, намазга чакыру мәсъәләсе килеп баса. Шул сәбәпле мөселманнар киңәшмәгә җыелалар шушы мәсъәләне хәл итү өчен. Берәүләр яһүдләрнеке кебек мөгездән ясалган боргыга өреп, икенчеләре христианнарныкы кебек чаң кагып чакырырга киңәш иттеләр. Әмма Гомәр ибн әл-Хаттаб: "Әйдәгез берәр кешене билгелик һәм ул үзенең тавышы белән кычкырып кешеләрне намазга чакырсын", - дип үз фикерен әйтте. Пәйгамбәребезгә бу фикер ошады һәм Биләлгә карап: "Йә Биләл тор да кешеләрне намазга чакыр",-диде. Бу вакытта әле хәзерге кебек азанның сүзләре булмый һәм Биләл кешеләрне намазга үз сүзләре белән чакырды. Хәзерге без белгән азан дингә бераз соңрак керә. Бу вакыйга Габдуллаһ ибн Зәйд белән бәйле. Бер вакытны ул йоклаганда төш күрә. Төшендә ул яшел киемгә киенгән кешенең җилкәсенә чаң салып каядыр барганын күрә һәм аннан: "Бу чаңыңны сат әле әй Аллаһның бәндәсе" - дип сорый. Ул: "Ә син аның белән нишлисең?" - Габдуллаһ: "Шушы чаңны кагып кешеләрне намазга чакырачакмын", - дип җавап бирә. Ул: "Мин сиңа моннан да яхшырак нәрсәгә өйрәтимме?",- диде. Габдуллаһ: "Әйе, нәрсә ул?" - дип сорады. Ул: "Кешеләрне намазга чакырганда шулай дип әйт: (ул аңа хәзерге без белгән азан сүзләрен әйтеп бирә). Йокысыннан уянгач Габдуллаһ Пәйгамбәребез янына ашыга һәм үзенең төшен аңа сөйләп бирә. Шуннан соң Пәйгамбәребез аңа әйтә: "Биләл белән икегез мәчеткә барыгыз һәм аңа төшеңне сөйләп бирерсең һәм Биләл бу сүзләр белән азан әйтсен, чөнки аның тавышы синекеннән көчлерәктер",- диде.
Фото: http://energobar.livejournal.com/178715.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250