Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Азан” радиосы дини кыйммәтләр сагында

«Раббыңның диненә хикмәт белән һәм күркәм вәгазьләр белән өндә. Халыкны канәгать итә торган хөтбәләр, файдалы гыйбрәтләр, шөбһәне җибәрә торган дәлилләр белән дәгъвәт ит. Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә». ("Нәхел (Умарта кортлары)" сүрәсе, 125 нче аять)

Ата-бабадан калган дини мирасыбызны түкми-чәчми үзебездән соң килгән буынга, балаларыбыз аша оныкларыбызга,аларның балаларына күчерү - безнең һәрбарчабызның изге бурычы.
Әй, адәм баласы! Бүгенге көндә нинди уйлар белән яшисең? Каян килдең син? Барыр юлың кай тарафка? Асылыңны таныйсыңмы? Киләчәккә нинди өметләрең бар?.. Мәңгелек турында уйланасыңмы?
Мөхтәрәм кардәшләр! Безнең радиотапшыруларыбызда шушы, һәм бик күп башка сорауларыгызга җавап таба аласыз.
"Азан" - Ислам авазы интернет-радиостанциясе. Без тәүлек буена тыңлаучыларыбыз өчен кызыклы булган әхлакый, дини темаларга тапшырулар алып барабыз. Максатыбыз - киң җәмәгатьчелеккә исламның асылын, хакыйкый кыйммәтен ачу. Төрле кысаларда тыңлаучыга тәкъдим ителгән тапшыруларыбызда без камил динебезнең сафлыгын, тынычлык сөючән, татулык дине булуын күрсәтергә омтылабыз.
Бөтен дөньяны берләштерүче интернет челтәрендә безне www.radioazan.ru сылтамасы буенча таба аласыз. "Вконтакте" социаль челтәрендә безнең төркемгә (www.vk.com/radioazan) кушылыгыз.
Аралашыйк, гапләшик, бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250