Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Азан турында

Биш вакыт намаз өчен азан Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә күчкәннән алып әйтелә башлый.

Биш вакыт намаз өчен азан Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә күчкәннән алып әйтелә башлый. Аның тарихы болай була. Мөселманнар мәчет төзегәч, намазга чакыру мәсьәләсе килеп баса, Шул сәбәпле, мөселманнар киңәшмәгә җыелалар. Берәүләр яһүдләрнеке кебек мөгездән ясалган быргыга өреп, икенчеләре христианнарныкы кебек, чаң кагып, чакырырга киңәш итә. Әмма Гомәр ибн әл-Хаттаб: “Әйдәгез, берәр кешене билгелик һәм ул үзенең тавышы белән кычкырып, кешеләрне намазга чакырсын”, – ди. Пәйгамбәребезгә бу фикер ошады. Һәм Билалга карап: “Йә, Билал, тор да кешеләрне намазга чакыр”, – диде. Бу вакытта әле азанның хәзерге кебек сүзләре булмый һәм Билал үз сүзләре белән чакыра.

Без белгән азан дингә бераз соңрак керә. Бу вакыйга Габдуллаһ ибн Зәйд белән бәйле. Бервакыт ул төш күрә. Төшендә яшел киемгә киенгән кешенең җилкәсенә чаң салып барганын күрә һәм чаңны миңа сат әле ди. Ул кеше: “Ә сиңа нәрсәгә ул?” – дип сорый. “Шушы чаңны кагып, кешеләрне намазга чакырачакмын”, – ди Габдуллаһ. “Мин сиңа моннан да яхшырак нәрсә өйрәтимме?” – дип, теге кеше хәзерге без белгән азан сүзләрен әйтергә куша. Йокысыннан уянгач, Габдуллаһ Пәйгамбәребез янына ашыга һәм төшен сөйли. Шуннан соң Пәйгамбәребез әйтә: “Билал белән икегез мәчеткә барыгыз һәм Билал бу сүзләр белән азан әйтсен, чөнки аның тавышы синекеннән көчлерәктер”, – диде.

Азан һәм икамәтнең хөкеме көчле сөннәттер. Биш вакыт намаз өчен мәчеттә азан әйтү тиешледер, әйтелмәсә, кешеләр гөнаһлы булырлар. Әгәр кеше үз өендә генә намаз укый икән, мәхәллә мәчетеннән әйтелгән азан аңа җитәдер. Әгәр мәчеттән бик ерак яшәсә, аның үзенә азан әйтү хәерле булыр. Әгәр кеше калдырган намазларын каза кыла икән, моның өчен дә азан һәм икамәт әйтү хәерле.

Азанны ишеткән кеше сүзеннән, Коръән укудан туктар, азанны игътибар белән тыңлар һәм кабатлап барыр. Пәйгамбәребез әйтте: “Әгәр дә намазга азан ишетсәгез, мәзин артыннан кабатлап барыгыз... Әгәр мәзин: “Хәййә галәс-саләәһ һәм Хәййә галәл-фәләәх”, – дип әйтсә, сез: “Ләә хәүлә үә ләә күүәтә илләә билләһ (барлык көч һәм куәт Аллаһта гынадыр)”, – дип әйтегез. Кем ихлас күңелдән мәзин артыннан кабатлап барса, җәннәткә керер” (Мөслим)

Марат хәзрәт Сәйфетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азан