Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әбү-Хәнифәнең гыйлеме турында

Әбү-Хәнифәнең зирәк киңәшләре...

Әбү-Хәнифәнең гыйлем алуы турында

Имам Әбү-Хәнифәдән: “Син ничек гыйлем алдың?” – дип сорагач, ул: “Мактау һәм рәхмәтле булу ярдәмендә. Минем гыйлемем арткан саен, мин Аллаһыны мактадым һәм Аңа рәхмәт әйттем, һәм Ул аларны тагын да арттырды”, – дип җавап биргән.

Сиам игезәкләре

Бер хатын аркалары бер-берсенә ябышкан игезәк бала тапкан. Бераздан бу сабыйларның берсе үлгән. Шунда Куфа галимнәре аларны бергә күмәргә кара чыгарганнар. Әмма Әбү-Хәнифә каршы чыккан: “Исәнен өстә калдырып, үлгәнен җиргә күмәргә кирәк. Вакыт үтү белән алар бер-берсеннән аерылачаклар”. Имам кушканча эшләгәннәр. Моның нәтиҗәсендә тере бала үлесеннән аерылган, исән калган, аңа Әбү-Хәнифәнең мәүләсе дигән кушамат такканнар”.

Дәшмәүчән хатын

Төн уртасында Әбү-Хәнифә янына бер кеше килгән дә, елый-елый сөйләгән:
– Әгәр хатыным минем белән иртәнгә кадәр сөйләшмәсә, ул аерылган була дип мин ант иттем. Ә хәзер үземнең антым өчен бик үкенәм һәм хатынымны югалтудан куркам.
– Аның янына бар да, – дип боерган Әбү-Хәнифә, – синең әтиең миңа каршы хәйлә кора икән, диген. Ул синең белән сөйләшә башлаячак.
Бу кеше шулай эшләгән. Әбү-Хәнифә өйрәткән сүзләрне әйткәч, хатыны:
– Шулай ди! Син үзең һәм синең әтиең мәкерлеләр! – дип кычкырып җибәргән.
Шулай итеп никах сакланып калган.

 

Рөстәм Батыр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе