Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бала әти-әнисе белән ничә яшькә кадәр йоклый ала?

Хәзерге педагог һәм психологлар, инде бер яшьтән балалар әти-әниләреннән аерым йокларга тиеш, дигән фикердә.

Әлеге сорауга мөселман галимнәре мондый җавап биргән: “Ун яшь тулуга балалар әти-әниләреннән һәм абый-эне, апа-сеңелләреннән аерым йокларга тиеш. Малайларга - малайлар белән һәм кызларга кызлар белән дә йоклау катгый тыела” (“Фәтәва Нәвәви, 215 б).

Ә хәзерге педагог һәм психологлар, инде бер яшьтән балалар әти-әниләреннән аерым йокларга тиеш, дигән фикердә.

Әмма сөннәттә билгеләнгән чикләр һәм кагыйдәләр, һичшиксез, хатасыз һәм иң хәерле булып торалар. Шуңа күрә, балалар ун яшькә җиткәч, әти-әниләреннән аерым, үзләре генә, үз урыннарында йокларга тиеш.

Алда язып үтелгәнчә, малайларның - малайлар белән, кызларның кызлар белән йоклавы да тыела, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия