Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балага исемне ничәнче көнне кушарга кирәк?

Исем кушу – яңа туган баланың тормышында бик тә мөһим һәм истәлекле вакыйга.

Исем кеше шәхесенең бер өлеше булып тора, шуңа күрә Исламда исемгә зур игътибар бирелә.

Сүмрәт радыяллаһу ганһе хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Һәрбер сабый гакыйкәсе белән бәйләнештә була. Бала туганнан соң җиденче көнендә чәчен кыралар, исем кушалар, аның өчен гакыйкә корбаны чалалар», – дип әйткән (Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан). Әлеге хәдистән балага, җиденче көнендә исем кушарга кирәклеге аңлашыла.

Әмма балага туганнан соң беренче көнендә үк исем кушарга мөмкин булуы әйтелгән хәдисләр дә бар. Мәсәлән, Әнәс радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребезнең: «Төнлә минем улым туды, һәм мин аны атамның (ягъни Пәйгамбәрләр атасы) исеме белән Ибраһим дип атадым» , – дигәнен риваять кылган (Имам Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Китерелгән ике хәдистән аңлашылганча, яңа туган балага исемне беренче көндә дә, өченче көндә дә, җиденче көндә дә, әти-әнисенең теләгенә карап, хәтта моннан соңрак та куярга була, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Гакыйка сүзе гарәп теленнән баштагы төк (чәч) дип тәрҗемә кылына. Гакыйка корбаны – бала туганнан соң чалына торган корбан. Ул сөннәт гамәл. Расүлебез: «Бала сәлим, ягъни сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса – ике сарык чалыгыз», – дигән.

 

Фото: pixabay.com.
Автор:Фануз Хабибуллин

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исем кушу