Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балаларны алдарга ярыймы? -1

Без бик еш кына балаларыбызның сорауларына сүзләребез турында уйланып та тормыйча җавап бирәбез. Ә бит аларның бөтен нәрсәне белергә теләгән төрле яшьтәгеләре бар...

 

'Ий, мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хилаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугры кешеләр белән бергә булыгыз!"

(«Тәүбә« сүрәсе, 119 нчы аять.)

Без бик еш кына балаларыбызның сорауларына сүзләребез турында уйланып та тормыйча җавап бирәбез. Ә бит аларның бөтен нәрсәне белергә теләгән төрле яшьтәгеләре бар: күктәге Кояш ничек барлыкка килгән, балалар каян килә, үлгәннән соң әбиләре кая китә...

Яшереп тормыйк — балаларның күп сораулары безгә — олыларга ошамый, ләкин барыбер җавап бирергә кирәк. Ахыр чиктә еш кына алдашабыз, балаларның кечкенә булуын сәбәп итеп, хакыйкатьне аңламаслар дип уйлыйбыз.

Ә шулай да балаларны алдарга ярыймы соң? Өлкәннәр бу хакта уйланып та карамый. Ә бит әти-әниләрнең ялганы еш кына балаларны тормыш дөреслегеннән аралап тора.

Әмма турыдан-туры алдашу гына түгел, вакыт юклыкны, баш авыртуны һәм башкаларны сылтау итеп, дөреслекне яшереп калу очраклары да бар. Нәтиҗәдә бала өчен мәсьәлә хәл ителми кала һәм ул, үсеп җиткәннән соң, кызыксынган темаларына җавапларны әти-әнисеннән түгел, башка җирдән — китап, журнал, телевизион программа, Интернеттан эзли башлый. Кем белә, аның шулай яшерен рәвештә тапкан мәгълүматы безнең карашларга туры киләме-юкмы әле? Өйрәтүгә караганда, төзәтеп өйрәтү күп тапкыр авыррак.

Теләсә нинди ялган яисә адаштыру бала күңеленә тискәре йогынты ясый. Үзебез дә, кемнеңдер ялганын ишеткәннән соң, аңа ышанмый башлыйбыз. Бала да әти-әнисенең бөтен сүзен кабул итми башлаячак. Чөнки күпмедер вакыттан соң дөреслекне ул башка чыганаклардан белә ала бит: әбисе, күрше апасы яисә иң якын дусларыгыз да ялгыш сөйләп җибәрергә мөмкин...

Менә бер очрак: яхшы гына бер гаилә берничә айлык баланы уллыкка ала. Билгеле инде, җиде яшьләре тулганда, ул үзенең әти-әнисез булган чагын бөтенләй дә хәтерләми. Һәм бу хакта тәрбия­ләп үстергән әти-әнисе мөмкин кадәр озаграк, бәлки әле, гомер буена ук — әйтми торырга була.

Әмма күршеләрендәге бер кайгыртучан апа, мөлаем елмаеп, ишегалдында бу малайның ничек яшәвен сораша. »Ни дисәң дә, әти-әниең үзеңнеке түгел, рәнҗетмиләрме дип соравым«, —дип өстәп тә куя әле.

Вакыйга бу малайны кабат балалар йортына тапшыру белән тәмамлана, чөнки ул кискен рәвештә үги ата-анасыннан баш тарта. Балалар йортына кайтып, үз әти-әнисе табылганны көтәргә карар итә

Тик хакыйкатьнең һәрчак болай драматик рәвештә ачылуы мәҗбүри түгел. Алдашучы өлкәннәр дә еш кына үз-үзләрен тотышлары, хәрәкәтләре, нервланулары белән үзләрен «сата», һәм бала алданганын аңлый. Димәк, аңа ышанмыйлар.

Ялган кайчакта балаларда курку тудыра һәм ул акрынлап неврозга кадәр барып җитә. Ахырда психотерапевтларга йөрергә мәҗбүр буласың.

Кечкенәләрне «милиционер абый», «убырлы карчык», «бичуралар» белән куркыту да мәгънәсезлек. Әйе, ул ярты сәгать чамасы шауламас та, борчымас та, ә аннары — елау, ялгыз калудан, караңгылыктан курку һәм башкалар. Әни кешегә, әлбәттә, аз булса да тынычлык мөһим, ләкин киләчәк проблемалар хакына торамы соң ул?

Кайчакта баласының «ник?», «ни өчен?» дигән сораулары әни кешене чыгырдан чыгара. Монысыннан соң аның тагын нинди сорау бирәчәген каян беләсең? Тагын нинди җайсыз сораулары бар икән? Шулай да, гаиләдә ялган гадәти хәлгә әверелсә, һәм бала һәр соравына тикшерелмәгән һәм дөрес булмаган җаваплар ала торса, ул шундый күңелсез нәтиҗә ясаячак: димәк, аның ихтыяҗлары беркемгә дә кызык түгел, аның күбрәк беләсе килүен хупламыйлар. Әгәр дә сез ниндидер сәбәп белән баланың соравына тиз генә җавап бирә алмыйсыз икән, бу хакта дөресен әйтергә кирәк.

Үзенең алданганын белгән баланың мөстәкыйль рәвештә нинди нәтиҗә ясаячагы турында уйлагыз. Әле бит бала алдашу начар гамәл түгел икән дигән фикергә дә килергә мөмкин. Алдашырга ярый, җайлы, ә бәлки, кирәк тә дигән нәтиҗә ясавы ихтимал. Моннан соң аңа, бар, киресен исбатлап кара.

Ата-ананың башка өлкәннәрне алдавы аеруча начар. Кайчакта, кемдер телефоннан сораганда, иреңнән (хатыныңнан) үзеңне өйдә юк дип әйттерү; яисә, берәү ремонт ясауда ярдәм сорагач, беркая барасы булмаса да, гаилә белән театрга барабыз, дигән сылтау табу (ә үзең кич буе телевизордан футбол карау); баш авырта дип, кичке ашны әзерләмәү һәм сәгать буе телефоннан ләчтит сату... Боларның һәммәсен дә бала күреп, ишетеп тора. Ул үзебезне алдый башлагач, ни диярбез?

Ә бит ялганның рөхсәт ителгән булуына без аны үзебез инандырдык, җитмәсә, бала вәзгыятьне ачык бәяләп бетерә алмый. Аның өчен алдашу олыгаю билгесе буларак кабул ителә, чөнки балаларны күп нәрсәдән тыялар, ә үсә-үсә, күп нәрсәне рөхсәт итәләр. Менә шул рәвешчә ул «үсәргә», ә «үсү» билгесе буларак, алдаша башларга мөмкин.

Габдулла бин Амр риваяте буенча, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) аңа болай дигән: «Чын икейөзле кешегә дүрт (үзенчәлек) хас. Аларның берсе белән генә аерылып торучы да, аннан котылганга кадәр, икейөзле булып саналыр. Мондый дүрт үзенчәлек белән шундый кеше аерылып торыр: кем үзенә ышанганда хыянәт итә; кем сөйләгән чакта алдаша; кем килешү төзегәч, аны боза; кем дошманлашканда (кем белән дә булса) гөнаһ кыла. (Бохари, Мөслим.)

Чынлыкта, барлык аятьләр һәм хәдисләр безнең тарафтан зурлар арасында гына түгел, балалар дөньясында да кулланылырга тиешле. Тәрбия, мәгълүм булганча, бишектән үк, алай гына да түгел, тагын да иртәрәк башлана.

Фатыйма МАНЗУР

tatar-islam.com

Дәвамы бар.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия