Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балаларны алдарга ярыймы? - 2 (Дәвамы)

Гаиләдә ялган белән бәйле хәлләр. Ялганның кечкенәсеме, зурымы — бу бер мизгеллек тактик отыш, әмма ул зур стратегик җиңелү белән тәмамлана.

Ялганның кечкенәсеме, зурымы — бу бер мизгеллек тактик отыш, әмма ул зур стратегик җиңелү белән тәмамлана. Ахыр чиктә оттыру өчен вакытыңны һәм нервыңны туздыру кирәкме икән? Баланы алдау, әлбәттә, кыен түгел! Әмма бер мизгеллек отыш белән бер үк вакытта җитдирәк нәтиҗәләр — олыларга ышанмау, шик-шөбһәләр өчен җирлек тудырыла.

Без ни өчен балаларга алдашабыз соң? Кагыйдә буларак, моның ике сәбәбе бар: дөреслекне

- әйтә алмыйсыз,

- әйтергә теләмисез.

Беренче очракта, баланың күп санлы сорауларына җавапларны үзегез дә белмисез. Мондый чакта баш авырта дип котылмаска (янәсе, бу хакта хәзер сөйләшә алмыйсыз) һәм төрле фантастик аңлатмалар эзләп маташмаска, ә бәлки, бала белән бергәләп җавапны китаплардан эзләргә ки­рәктер.

Һәркем сорауга төгәл җавап бирә алмавын ачыктан-ачык таный ала, аның каравы, хәзер булмаса, соңрак, аны бала белән бергәләп эзләргә мөмкин. Моның өчен өйдә төрле балалар энциклопедияләре булдыру хәерле. Һәм аны әледән-әле актарып торырга. Үз вакытында Платон: «Мин берни дә белмәгәнемне беләм, ә күпләр моны да белми»,—дигән!

Белмәү — ялган түгел, бу һәр кеше тормышының табигый халәте. Бала өчен дә әти-әнисенең Һәрвакытта да бөтен нәрсәне белеп бетермәве—табигый. Бу хакта белүе белән бала сезгә ышанычын югалтмас, аның каравы, һәр белемнең хезмәт, тырышлык белән табылуын аңлар. Шул ук вакытта, күбрәк белү өчен, балада укырга өйрәнү теләге туар.

Миләүшәнең әнисе белеме буенча биолог була. Әмма кыз, биш яшендә «Өченче планета сере» дигән мультфильмны карагач, космос белән мавыгып китә. Кызлары биргән сорауларга җавап табу өчен, әтисенең дә, әнисенең дә белеме җитеп бетми. Һәм алар бу темага балалар өчен чыгарылган әдәбиятны туплый башлыйлар. Миләүшәнең кызыксынулары канәгатьләндерелә. Ә тагын бер­ничә атнадан ул диңгезләр белән мавыга башлый.

Икенче очрак. Сез нинди сәбәпләр аркасында дөресен әй­тергә теләмисез. Ә мондый очрак­лар бик еш булып тора. Иң уңайсыз сораулар: «балалар каян килә», «бабай ни өчен үлде һәм нәрсә ул үлем», «ни өчен күршеләр балала­рына уенчыклар алмый»...

Чыннан да, мондый сорауларга җавап бирү кыен, әмма бу — мөм­кин түгел дип булмый. Күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәр үзләре дә күңелсез уйлардан психологик рәвештә арынырга тели һәм, үзләре дә аңламастан, балаларны... ял­ган ярдәмендә сакларга тырыша.

Ахыр чиктә, әлеге сорауларны җавапсыз калдыру — акылсызлык, чөнки бала барыбер өстәмә чыганаклар таба ала. Димәк, җавап биргәндә, мөмкин кадәр дөресрәк аңлатма табарга, әмма ул бала аңларлык дәрәҗәдә (яшенә ка­рап) булырга тиеш.

Мәсәлән, бала каян килә дигәндә, аны Аллаһы Тәгалә бирә, ләкин ул башта күпмедер ай әнинең эчендә яши, вакыты җиткәч туа да, әни хастаханәдән сиңа энекәш яисә сеңелкәш алып кайта, дияргә кирәк. Гади дә, аңлаешлы да, алдашасы да юк.

Кечкенә Сәеткә туган көненә электрон уенчык — тамагочи бүләк итәләр. Ләкин ул аны тиешенчә карый алмый, һәм уенчык берничә көннән «үлә».

Шунда әтисе, улын тынычландырып, менә хәзер кибеткә барабыз да, уенчыкка «яңа гомер» сатып алабыз, ди.

Күпмедер вакыттан соң Сәетнең бабасы үлә. Әти-әниләре бик кайгырса да, малайның исе китми. Әнисенең «бабаң кызганыч түгелмени, ул инде юк бит», дигән соравына каршы тыныч кына: «Хәзер әти кибеткә бара да, аңа «яңа гомер» алып кайта», — дип җавап бирә, димәк, нигә кайгырып торырга ди әле.

Хыял һәм чынбарлык

Олылар еш кына, балаларын борчулардан сакларга тырышып, аларны гаилә проблемалары һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге кытыршылыклардан читтә тоталар. Алар өчен гаять яхшы мохит, чынбарлыктан ерак торган романтик дөнья булдыралар. Бу бик үк дөрес түгел.

Бала кешеләр арасындагы чын мөнәсәбәтләрне, алар арасында аңлашылмаучылык, конфликт һәм хәтта бәхәсләр дә булуын күреп үсәргә тиеш. Туу һәм үлем, фәкыйрьлек, авырулар һәм башка кыенлыкларның да тормышның аерылгысыз өлеше икәнен аңлап үссен ул. Боларны күрмичә, ялган атмосферасында үскән бала якыннары аша тормыш тәҗрибәсен һәм белемнәрен үзләштерә алмый. Ә бит алар, баланың психикасына зыян китермичә, боларны үз ва­кытында булдыра, тәрбияли алыр иде.

Ялган никадәр кечкенә булмасын һәм ул нинди генә яшьтәге балага карата кулланылмасын — аның өчен артык кыйммәт түләргә туры килә. Хакыйкать — кадерлерәк.

 

Язманың баш өлеше: Балаларны алдарга ярыймы? -1

Фатыйма МАНЗУР

tatar-islam.com

Фото: pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия