Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балаларны саклау өчен нинди дога кылырга?

Ислам динендә башкаларга, бигрәк тә үз балаларыңа исәнлек-иминлек теләп дога кылу бар.

Әйтик, Ибне Габбас исемле сәхабә риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм үз оныклары Хәсән белән Хөсәенне саклавын сорап, Аллаһка болай мөрәҗәгать иткән: “Әгузү бикәлимәәтилләәһит тәәммәти мин күлли шәйтаанин һәммәһ, үә мин күлли гәйнин ләәммәһ” (“Аллаһның камил сүзләре белән, шәйтаннан, барча зарар китерүче һәм күз тидерүчеләрдән, йә Аллаһ, Үзеңә сыенам”). Бу доганы кылыр алдыннан “Фатиха” белән “Ихлас” сүрәләрен уку киңәш ителә.

Балаларга (бигрәк тә кечкенә сабыйларга) күз тияргә мөмкин. Алай булганда, бала, гадәттә, көйсезләнә, елый, күз төпләре исә каралып китә. Мондый очракларда “Ихлас”, “Фәләк” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, баланың йөзенә һәм гомумән, гәүдәсенә өреп өшкерәләр. Моны баланың әтисе яки картәтисе эшләсә яхшы, дип яза “Ислам нуры”.

Зуррак балалар өйдән чыгып киткәндә (әйтик, укырга барыр алдыннан) “Аятел Көрси” укып, баланың исән-сау, имин йөрүен теләп болай дога кылырга мөмкин: “Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн. Йә Раббым, шушы баламның исән-сау булуын насыйп кыл! Аны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан сакла, ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуын насыйп әйлә. Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин”.



Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога кылу