Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балаларыгызга мәгънәле исемнәр кушыгыз, юкса кыямәт көнендә җавап тотарсыз

Исем безнең ике дөньядагы визит карточкабыз. Әти-әниләребез безгә исем сайлаганда, бу дөньядагы иң матур исем дип чын күңелдән ышанып кушканнар инде. Исем әти-әнинең баласына сөеп биргән гомереннән соң бик яратып биргән икенче зур бүләге инде ул.

Алар кушканнар да кушуын, тик менә кайберәүләр әти-әни биргән исемен ошатмыйча, алыштырып йөриләр бит әле. Бу инде бер яктан карасаң, бүләкне кабул итмәгән шикелле буламы икән, икенче яктан карасаң, нигә кеше үзенә ошамаган исем белән гомер буе яшәргә тиеш ди әле? Ошамаган күлмәкне дә киясебез килми бит. Ул бер көн килеп туза әле, ә исем сине гомер буе озатып бара. Гомер буе гынамы әле, үзең дөньядан үткәч тә кабер ташыңа языла.

Менә уйлап куйдым әле, кеше үзенә исемне үзе сайлап алсын иде ул, үзе сайлый алырлык яшькә җиткәч димен. Ә аңарчы кеше хәтле кешегә нинди исем белән эндәшергә дисезме? Белмим, дуслар, белмим, монысына минем генә баш җитә торган түгел инде.

Тик шулай да балага исем кушканда модага иярмичә, үзе матур, үзе мәгънәле исем кушсак иде. Мода тиз үзгәрә бит ул. Ә кеше шул исем белән гомер буе яши. Модага ияреп күлмәк кенә алыштырып була, ә исемне юк шул менә.

Күп еллар элек хастаханәдә ятканда бер хатын үз исеменнән бер дә канәгать булмавын сөйләп алган иде. Котдусия исемле иде ул. Бу әти-әнисе сөеп-яратып кушкан исем дә булмаган әле, авыл советына кыз баласына туу турында таныклык алырга килгән әтисенә секретарь: “Әйдә, кызыңа минем исемне куш әле”, – дип тәкъдим иткән. Ә секретарьның исеме Котдусия булган икән.

Ә үз исемең дисезме? Менә, җәмәгать, нәнә мең исемнәр арасыннан яратып кушкан үз исемем бик ошый миңа. Бик кечкенә чакта ук ерак туганнарына читтән кунак булып кайткан Рәйсә исемле кызны бик яраткан нәнә, шул чакта ук, кызым булса, Рәйсә дип исем кушар идем дип уйлап куйган. Белдеме икән ерактагы ул апа туган якта адашы үскәнен? Ә мин аңар Габдулла кызы адашым Рәйсә рухына дип дога да кыла белмим икән. Яткан җирләрең йомшакта, җаннарың-тәннәрең рәхәттә-рәхмәттә булсын, миңа шундый матур исем бүләк иткән адаш апа.

Үзем дә кызыма дөньядагы иң матур исем дип куштым Ләйсән дигән исемне. Чыннан да бик матур исем, берзаман, ачуым да бер килмәгәе, һәр икенче кызның исеме Ләйсән иде бит.

Себердә яшәгәндә күршебез Гена, сокланып, татарлар балаларына шундый шагыйранә матур исемнәр кушалар икән, Айгөл, айның гөле дигән сүз икән бит, ә сезнең кызыгызның исеме нәрсәне аңлата дип сорады. Аңлатып биргәч, баш селкеп: “Кара әле, нинди матур мәгънәле исемнәр бирәсез икән сез балаларыгызга”, – диде.

Шундый нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше иде ул. Башка халыклар да сокланырлык шундый матур, мәгънәле исемнәребез бар бит безнең.
Ә без шул гөлле-чәчкәле, ай-йолдызлы исемнәребезне ошатмаган булып, әле француздан, әле инглиздән, әле немецтан исемнәр алып кушабыз.
Ә Китапта, балаларыгызга мәгънәле исемнәр кушыгыз, чөнки кыямәт көнендә Аллаһы каршында җавап тотарга үз исемнәрегез һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз, диелгән.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исем кушу