Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Баланы күз тиюдән ничек сакларга?

Күз тию турында кемдер ишетеп кенә белсә, күпләрнең бу зәхмәт белән очрашканы да бар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: «Күз тию – хак әйбер», – дигән һәм аннан сакланырга кушкан. Балалар тиз күзсенә, диләр. Аларны яман күздән саклау турында сәхифәбезнең даими кунагы, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, күз тию нәрсә ул? Кешегә ничек күз тия?

– Күз тию – хак нәрсә. Кемгәдер артык сокланып караудан да күз тия. Үз эшеңә, үз-үзеңә дә күз тидерергә мөмкин кеше.  Күз тию – кешегә зыян салу дигән сүз. Коръәндә күз тию турында мәгълүмат та, аннан дәвалый торган аятьләр дә бар. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Һәрбер кешегә дә күз тия ала», – дигән. Әйтик, бер сәхабә, икенче кешенең тәненә карап: «Синең тәнең кияүдә булмаган кызларныкы кебек», – дип сокланып әйткән. Бераздан соң теге, авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә. Бу хакта ишеткән Пәйгамбәр (с.г.в.): «Кешегә зыян салмас өчен, нәрсәнедер ошаткан вакытта, «сөбханаллаһ, машаллаһ, дип әйтегез!» – дигән. Шушы дога сүзләре күз тиюдән саклый. Ата-ана үзенең баласына да күз тидерергә мөмкин. Бик нык сокланып карасаң, үз-үзеңә дә күз тидерәсең. Йөз-кыяфәтеңә карап кына күз тидерәләр дип уйламагыз, эшеңә, сөйләмеңә, үз-үзеңне тотышыңа карап та, күз тидерә алалар. Әйткән сүзеңә дә, эшеңә дә, максат-планнарыңа, малыңа да күз тия. Шуңа да һәрвакыт догада булыйк.

– Күз тигән кеше үзе моны тоемлыймы? Аның нинди билгеләре бар?

– Әйе, күз тигән кеше сизә ала. Аның гаиләсендә тынычлык кими, эшенең уңышы күренми. Актив кеше үз эченә бикләнергә, төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Кайберәүләр авырып та китә, ләкин хастаханәләрдә тикшеренеп тә, авыру диагнозы билгели алмыйлар. Бу очракта кешегә күз тигән дип әйтергә була.

– Балага күз тию зурларныкыннан аерыламы?

– Бала – әле чыныгып бетмәгән җан иясе. Шуңа күрә аңа һәркемнең күзе тияргә мөмкин. Ул аны бик авырдан күтәрә, ә олырак яшьтәгеләр күз тию белән көрәшергә өйрәнгән, догаларны да беләләр. Балаларга аеруча әти-әнисеннән күз тия. Иң авыр чыга торганы да аларныкы. Әни баласын имезгән вакытта, аның сокланып караулары ана сөте белән чыгып бетә, ә менә әтинеке авыр чыга, диләр. Шуңа да ата кеше догалар белергә, укырга тиеш. Ата-ана тиешле догаларны укый белмәгән очракта, бу җаваплы эшне хәзрәтләргә тапшырырга мөмкин.

– Бала киеменә күзле төймәләр тагу, маңгаена корым, иннек сөртү, муенына бөти тагу күз тиюдән саклыймы?

– Моны күпләр хорафат дип кенә атый, ләкин бу булыша. Әйтик, балага зур, матур төймә таксаң, аңа караган кешенең күзе, иң беренче чиратта, шул төймәгә төшәчәк. Ул балага түгел, шул төймәгә сокланып караячак. Әмма иннек сөртеп кенә, баланы тулысынча сакладым дип уйларга ярамый.

– Нигә 40 көне тулмаган баланы чит күзләргә күрсәтмәскә кирәк, диләр? Бу күз тиюдән саклану чарасымы?

– Бездә яңа туган сабыйга 40 көн тулганчы, янында бары тик әти-
әнисе һәм якын туганнары гына була. Бу гадәткә кергән. Бала гомеренең беренче 40 көнендә бик зәгыйфь була һәм тормышка ияләшә генә. Чит-ят күзләр текәлеп карап, аңа күз тидерергә мөмкин. Бу чакта балага күз тию куркынычы бик зур була.

– Ата-ана күз тигән баласын үзе өшкерә аламы?

– Ата-ана өшкерсә яхшырак та. Баланы һәрчак өшкерергә кирәк. «Фатиха», «Әл-Фәләк», «Ән-Нәс», «Әл-Ихлас» сүрәләрен укып өшкерергә киңәш ителә.

– Күз тимәсен өчен нишләргә? Нинди догалар укырга киңәш итәсез?

– Күз тигән вакытта «Ихлас» («Колһуаллаһ»), «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен, «Аятел-Көрси»не укырга кирәк. Иң беренче чиратта, без тәһарәтле булырга тиеш. Иртән торгач ук, «Аятел-Көрси» догасын укыйк. Һәрбер намаздан соң дога кылыйк, «Аллаһы Тәгаләм, безне күз тиюдән сакла», – дип телик. Тәһарәтле йөрик, намазлы булыйк, тыйнак тормыш алып барыйк, малыбыз белән мактанмыйк. Чын күңелдән Аллаһка ышанып, аңа гына сыеныйк. Бөтен бәла-казалардан саклаучы – фәкать Аллаһы Тәгалә. «Әгүзү бикәлимәтилләһи тәәма – мин кулли шайтани вә һәәммәһ – вә мин кулли гаайнин ләәммәһ». Әлеге хәдистә «Аллаһы Тәгаләгә аның тулы сүзләре белән һәрбер шайтаннан, бозыктан һәм күз тиюдән сыенам» диелә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Мәгариф

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күз тию