Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Баланың җенесен алдан ачыклауга динебез ничек карый? Рөхсәт ителәме?

Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмалары

Хәзер техника заманы. Ана карынында ук баланың кем туа-чагын алдан әйтәләр. Баланың җенесен алдан ачыклауга динебез ничек карый? Рөхсәт ителәме?

–Хәзерге техника заманында, табиблар УЗИдан карап, баланың җенесен һәм аның хәлен әйтәләр. Әлбәттә, боларны белүдән, баланың җенесен алдан әйтүдән бернинди дә гөнаһ юк. Әмма барыбер баланың җенесе ул тугач кына төгәл билгеле булуына инану кирәктер. Гадәттә, әти-әни бала туганчы ук исем сайлый. Шул сәбәпле, малайга да, кызга да алдан исем уйлап кую кирәк булыр.

Аякларым бик сызлый. Гел авырту баса торган мазьлар сөртәм. Андый мазьлар тәһарәтне бозамы, намаз укырга ярыймы?

–Тәнгә төрле мазьлар сөртү белән тәһарәт бозылмый. Әмма намаз дөрес булу өчен кешенең тәне, киеме һәм намаз урыны нәҗестән пакь булырга тиеш. Әгәр дә мазьлар турыдан-туры ерткыч җәнлекләр мае белән, ягъни эшкәртелмичә эшләнә, туң май белән була икән, бу очракта инде мондый мазьларны ястү намазыннан соң, ятар алдыннан сөртеп кую хәерлерәк булыр һәм иртәнге  намазга торган вакытта ул урынны юып, тәһарәт алырга кирәк. Әгәр дә көн дәвамында сөртергә, сызлауны басарга кирәк була икән, чарасыз вакытта рөхсәт ителә.

 

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев