Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Балтач нуры» мәчетендә янә ифтар ашы уздырылды (фото)

Кичә «Балтач нуры» мәчетендә янә ифтар ашы узды.

Алдагы көнне ир-егетләр, кичә исә ханымнар-туташлар өчен оештырылды. Ике көнгә 250гә якын мөселман авыз ачты.

Янә хәзрәт белән абыстайның үтемле вәгазе яңгырады. Гөлсинә абыстай бу юлы да балаларга багышлап дога кылды. Кечкенә Зәкия дә бик озын Корьән аяте ятлаган, сөйләп сокландырды.

Ифтарга мобилизациягә эләккән егетләрнең әниләре, туганнары да килгән иде. Улларын, якыннарын Ватан сагына озаткан аналарның урыннары түрдән булды.

Әлеге авыз ачуны оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә, мәчет җитәкчелегенә, әзерләүчеләргә, җыештыручыларга Аллаһының рәхмәтләре булсын!

Асия ханым фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар