Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач Үзәк мәчетенә — 30 ел ( бик күп фото)

14нче декабрьдә Балтач Үзәк мәчетендә 2023 ел нәтиҗәләренә багышланган еллык мөхтәсибәт утырышы үткәрелде.

 Башка утырышлардан үзгә буларак, бу тантаналы җыелыш Үзәк мәчет ачылуның 30 еллыгына багышланды.

Әлеге җыелышта Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Теләче, Саба, Кукмара районы мөхтәсибләре, эшмәкәрләр, Балтач районы авылларының имамнары, абыстайлары, районның әхлак дәресләре укытучылары, мәдрәсә шәкертләре, мәхәллә вәкилләре катнашты.

Җыелышны Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул үзенең чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп узды:

— Без бүген бик күркәм, бик матур, шөкер бәйрәме дип әйтсәк тә була, истәлекле чарага җыйналдык. Бу мәчетне салырга рөхсәтен биреп, күп көч керткән, ул вакытта район башлыгы булган Марат Әхмәтов белән бүген иртән телефоннан сөйләшү булды һәм ул үзенең сезгә сәламнәрен тапшырырга кушты. Яңгыр сибәләп торган көзге көнне, элекеге хастаханә урынына, менә шушы мәчеткә нигез салынып, брезентка басып намаз укылды. 5-6 карт янына мин дә бастым. Соңрак, шунда килгән кешеләрнең сөйләшкән сүзләрен җиткерделәр: бу картлар үлеп бетсә, мәчеткә кем йөрер инде, кирәк идеме икән, шуның кадәр акча тотып бу эшне башларга, дип. Аллаһыга шөкер, менә шул көннән 30 ел гомер узып киткән.

Районыбызда 44 мәчет эшли, мәктәпләребездә 25 ел әхлак дәресләре укытабыз, бернинди чикләү юк, эшлә генә, динебезгә хезмәт ит кенә. Шөкер мәҗлесе димичә, ни дип әйтәсең инде. Шушы мәчетләр ачыла башлаган чорда Марат Готыф улы, бүгенге җыелышыбызда катнаша торган Гарифҗан ага Мөхәммәтшиннар ныклык күрсәттеләр, динебезнең көчәюенә ышандылар, моңа үзләреннән зур өлеш керттеләр. Шушы мәчет салынгач, имам Басыйр хәзрәт, тәвәккәллек күрсәтеп, подвал казытты, аерым бер этаж барлыкка килде.

Инде менә имамлык дилбегәсен үз кулына алган, аны улы Рамил Бикбаев мәдрәсә өчен шушы мәчет кадәр 3 катлы янкорма салуны оештырды, бу Мәгърифәт мәркәзендә, бер дигән музей булдырды. Үзәк мәчеттә дистә еллар буе «Әс-саләм» балалар бакчасы уңышлы эшләп килә, Казанның Ислам дине кабул ителүгә 1000 еллык мәдрәсәнең 13 чыгарышы булды. Менә, бар да Аллаһка шөкер итәрлек. Шулай ук бу очракта динебезне саклап калган әби-бабайларыбызга, остазларыбызга, бу мәчетне булдыруда башлап йөргән олыларыбызга догаларыбызны кызганмыйк, диде ул. Чыгыш ясаган Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка кунаклар татар халкын рухи яктан тәрбияләүдә, ислам динен көчәйтүдә, таратуда Балтач районының, Балтач үзәк мәчетенең өлеше бәһәсез, дип билгеләп уздылар. Бу Җәлил хәзрәтнең, аның шәкертләренең, авыл имамнарының тынгысыз хезмәте, Аллаһ юлында армый-талмый башкарган эшләренең нәтиҗәсе, дип бәяләнде.

Бүгенге көндә район үзәгендә яңадан өч мәчет сафка басты, үзәк мәчет белән бергә, бердәм булып эшләрен алып барулары турында ассызыклап әйтелде. 

Бүләкләнүчеләр арасында шушы мәчетне төзүдә зур өлеш керткән, аның иман йорты булып эшләвенә имам буларак дөрес юнәлеш биргән Басыйр хәзрәт Бикбаевны аерым телгә алу кирәктер. Үзе генә түгел, алар гаиләсе белән Аллаһ юлында булып, бистәбездә, республикабызда, районыбызда ислам динен таратуда зур өлеш кертәләр. Җәлил хәзрәт билгеләп үтүенчә, мәчетне салдырып була, ә менә кеше күңелендә мәчет төзү авыррак, ә Басыйр хәзрәт мәчетнең эшен як-ягына, кеше сүзенә карамыйча, туры юлдан алып барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Басыйр хәзрәт Бикмөхәммәт улы һәм аның тормыш иптәше Халидә Шәрип кызын иңне-иңгә куеп, ярты гасыр бергә тату тормыш итүләре белән котлап, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шурасының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул үзенең чыгышында Бикбаевларның динебезгә, халкыбызга хезмәте чиксез, дип билгеләде. Үзәк мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәтнең эше барыбызның күз алдында, олы уллары Равил хәзрәт Казан шәһәренең Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы, бер ай элек чамасы элек чит илдә узган Коръән хафизлар арасындагы дөньякүләм бәйгедә Басыйр хәзрәтнең, Халидә абыстайның оныгы мактаулы өченче урынны алуы бу гаиләнең никадәр игелекле тәрбия алып баруларын күрсәтә, диде ул.

Гаилә тормышының һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур итеп гомер кичерәләр, дип билгеләп узды җитәкче.

Үзәк мәчет юбилее уңаеннан 30 ел дәверендә мәчеттә эшләгән имамнар һәм хезмәткәрләр хөрмәтләнде, аларга мөфтият һәм район башлыгы, мөхтәсибәт исеменнән медальләр, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев