Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач бистәсендә яӊа «Ислам нуры» мәчете эшли башлады

Ял көнне бистәнеӊ гимназия микрорайонында үзәк хастаханә янында төзелгән, Балтачтагы 3 мәчеттә җыелыш булды. Җыелышта мәчетнеӊ эшен башлап җибәрү, мәчеткә исем бирү, рәсми төстә ачу, имамнарны раслау, исәп-хисап комиссиясенеӊ төзу һәм башка мәсьәләләр каралды.

Мәчетнеӊ рәсми исеме - Балтач бистәсенеӊ «Ислам нуры», баш имам итеп Фәрит Зәкиев, имам итеп Рамил хәзрәт Гыйльманов сайланды. Дүшәмбе көннән башлап мәчеттә азан әйтелә һәм биш вакыт намаз укыла башлады. Мәчетнеӊ рәсми ачылуы бу елныӊ 7 апреленә тәгаенләнгән. Бу турыда сезгә яӊадан хәбәр җиткерербез.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереядан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250