Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач бистәсендә Үзәк мәчеткә янкорма төзү дәвам итә

Рамазан ае булуга карамастан, Балтач бистәсенеӊ Үзәк мәчетенә мәдрәсә дип тәгаенләгән янкорма төзү дәвам итте.

Зур авырлык тудырган тимер-бетон плитәләр үз урыннарына инде урнаштырылган. Бу очракта зур йөк күтәрешле кранны Шәмәрдәннән, Казаннан рөхсәт алып, китертергә туры килгән.
Инде хәзер стеналарны күтәрү өчен кирпечкә түләү өчен исәп-хисап эшләре башкарылган. Үзәкләштерелгән финанс средстволары алу мөмкинлек булмаганлыктан эшләр барысы да мәчеткә сәдакә һәм турыдан-туры мәдрәсә төзелешенә дип бирелгән акчалар хисабына төзелә.
Бу очракта бистә кешеләре, райондашларыбыз бу төзелешкә якыннан ярдәм итсәләр, үзләренә дә бетмәс-төкәнмәс әҗер-савап алырлар иде дип искә генә төшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250