Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач бистәсенеӊ 3нче мәчет мөтәвәллияте ярдәм сорый

Әгүүзү билләһи миинәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Хөрмәтле дин кардәшләребез, хөрмәтле авылдашлар, райондашлар!

Әлхәмдүлилләәһ, соӊгы елларда динебезне тоту өчен күп мөмкинлекләр ачылды. Районыбыз авылларында төзелгән күпсанлы мәчетләр моныӊ ачык мисалы. Мәчетләрнеӊ төзелүе ул ислам динен тотучылар саны артуын гына күрсәтми, ә районыбызныӊ үсештә булуын, аныӊ икътисадыныӊ тотрыклы, кешеләренеӊ аӊ-тормыш дәрәҗәсенеӊ үсүен күрсәтүче дәлил булып тора.

Халык соравын искә алып, киләчәктә тагын да үсәчәк бистәнеӊ үзәк хастаханә ягында яшәүчеләргә дин тотуда уӊайлыклар булдыру максатыннан төзелгән Балтачыбызда 3нче мәчет файдалануга тапшыру алдында.
Нигезеннән башлап, бинасын салу, түбәсен ябу, аен-манарасы күтәрү кебек зур, күләмле эшләрнеӊ башкарылганы 13 млн. сумнан артык тәшкил итә. Һәм бу чыгымнар, нигездә шәхси кешеләрнеӊ зур-зур күләмдә керткән хәер акчасы ярдәмендә капланды. Районыбызныӊ аерым оешмалары да бу саваплы эштән читтә калмады. Шулай булуга карамастан, бинаныӊ эчке эшләрен вакытында һәм тиешенчә төгәлләү өчен Аллаһ йорты Сезнеӊ рухи һәм матди ярдәмегезгә мохтаҗ.

Хөрмәтле райондашлар, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләребез!
Мөмкинлегегездән чыгып бу мәчетне файдалануга тапшыруга үз өлешегезне кертеп, ярдәм итсәгез, бу Сезнеӊ тарафтан мәртәбәле һәм зур саваплы эш булып аныӊ әҗере йөзе-меӊе белән үзегезгә, сез җитәкләгән оешмаларга әйләнеп кайтыр иде.
Балтач бистәсенеӊ 3нче мәчет мөтәвәллияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250