Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач бистәсенеӊ үзәк мәчетендә Корбан гаете намазы укылды

Алдан хәбәр иткәнчә, Балтач бистәсенеӊ үзәк мәчетенә халык иртәдән каилә башлады. Хастаханә ягыннан бер зур төркем, автовокзал ягыннан күп санлы кешеләр тәкъбир әйтеп, мәчеткә килделәр.

Иртәнге намаздан соӊ баш имам Рамил хәзрәт бик үтемле итеп вәгазен сөйләде, мөфти Камил хәзрәт Самигуллинныӊ Корбан гаете уӊаенннан котлавын тапшырды. Район башлыгы исеменнән район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гәйнетдинов барлык район мөселманнарын зур бәйрәм белән котлап, матур теләкләр җиткерде.
Гает намазы укылып, гает хөтбасы җиткерелгәннән соӊ, халык өйләргә, бәйрәм итәргә таралды. Алараныӊ күбесе, корбан чалып, үзеӊне Аллаһы Тәгаләгә якын икәнеӊне исбатлап, туганнарыӊны, якыннарыӊны, мохтаҗларны сөендерергә кирәклеген яхшы аӊлыйлар иде.
Мәчеттән тулы фоторепортаж иртәгә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250