Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач хәләл ярминкәсенә Көньяк Америкадан да артистлар килде (фото)

Ураза гаете көннәрендә Балтачтагы «Хәләл» индустриаль паркта үткәрелә торган традицион ярминкә елдан-ел киңрәк колач ала. Илнең төрле өлкәләреннән, республикаларыннан җыелган эшмәкәрләр быел да биредә үзләрендә җитештерелгән хәләл продуктларны, милләтебез рухын чагылдырган үзләре ясаган күп төрле товарларны тәкъдим иттеләр.

Узган ел монда сәүдә белән килгән предприятиеләр, эшмәкәрләр саны 4 дистәдән артып киткән булса, Быел үз товарларын алып килүчеләр 5 дистәдән артык иде. Түбән Новгород, Киров, Мордва, Пенза, Мари Иле өлкә, республикаларыннан килеп, безнең Балтачны, аның халкын ошатуларын, үз итүләрен әйттеләр. Балтач халкына, район җитәкчеләренә шушындый матур урында шушындый мөмкинлек тудырганнары өчен ихтирамнарын рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу хәләл продукцияләр җитештерү буенча ассоциясе җитәкчесе, якташыбыз Ленар Якупов чыгышында аеруча калку чагылды. Ярминкәне яхшы хәзерлек белән каршылаганнары өчен парк җитәкчесе, энесе Илнарны да атап үтте.
Ярминкәдә яңгыраган Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, җырлар, зур казаннарда пешерелгән мөселманча пылау, шашлык, милли камыр ризыклары... фарыз уразаларын тотып рамазан аен төгәлләгән райондашларга зур бүләк булды.
Якташыбыз,Татарстан Республикасының Диния Нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев «безнең үрнәктә балаларыбыз да хәләл ризыклар белән хәләл тормыш кына алып барырлар, аллаһ боерса» дигән фикерне алга сөрде сәүдә рәтләрен йөреп чыккач ясаган чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250