Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач китапханәсендә «Иман» клубы эшләде

Китапханәдә ноябрь аеннан май аена кадәр «Иман» клубы эшләде.

Өлкәннәр өчен дәресләрне Карадуган авылыннан килеп Төхфәтуллина Рәзинә апа укытты. Ә балаларга белемне авылдашыбыз Кадрия апа Фәйзрахманова бирде.
Дәресләрдә без гарәп графикасы белән укырга-язарга өйрәндек. Намаз уку кагыйдәләренә төшендек. Өлкәнрәк апалар шушы дәресләрдән соң намазга бастылар. Рәзинә апа дәресләрне бик мавыктыргыч, кызыклы итеп алып барды. Аның авызына гына карап тордык. Балалар да Кадрия апаларыннан бик күп гәрсәгә өйрәнделәр.
Рәзинә апага да, Кадрия апага да газета аша олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Чын күңелдән эшләгән игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә аларның үзләрен зурласын.
Укучылар исеменнән Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250