Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач китапханәләрендә – ислам рухы (+фото)

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел булу уңаеннан, Балтач районы китапханәләрендә, аңлату-пропаганда эшләре нигезендә үткән тарихыбызны барлап, яшь буынга да тапшыру максатыннан, күп кенә чаралар үтә.

Үзәкләштерелгән китапханәнең үзеннән башлап һәрбер филиалында «Ак канатлы кала – Болгар» дигән иллюстратив китап күргәзмәләре эшләнгән, ислам нигезләре дигән тематик киштәләр булдырылган. «Яңарыш» дигән темага һәрбер китапханәнең социаль челтәрләрендә тарихи күзаллаулар (вираж) презентация, яисә видеоролик итеп урнаштырылган. «Күп гыйбрәтләр аласы бар әле тарих кичкән Болгар эргәсендә...» дигән әдәби-музыкаль кичә дә уздырырга җыеналар. Ислам дине, Болгар ханлыгы, гомумән, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышу өчен китапханәгә йөрүчеләр хәйран. Күпчелеге өлкән буын, алар гомер буе китап укыган кешеләр, хәзер дә тарихи романнар, ислам дине чыганаклары белән кызыксыналар.

"Хезмәт" газетасы журналисты Зөлфия Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев