Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач мәчетендә имамнар киӊәшләште

Күп еллардан килгән тәртип буенча һәр айныӊ 1нче пәнҗешәмбесендә (быел ул 1 октябрьгә туры килгде) була торган Балтач бистәсенеӊ үзәк мәчетендә имамнар һәм әхлак укытучылары җыелышы булды. Аны район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Җыелышта районыбызда үткән Корбан гаете бәйрәменеӊ үтүе, урыннарда корбан ашы мәҗлесләрен үткәрү тәртибенеӊ үтәлүе турында фикерләштеләр. Октябрь аенда мәчетләрдә укуларныӊ башлануы, үзәк мәчет каршында дәвам итәчәк укуларныӊ Казан шәһәренеӊ Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәнеӊ аерым бүлеге булып эшләячәге хакында имам Рамил хәзрәт Бикбаев чыгыш ясады.

Җәлил хәзрәт киләсе җомгада вәгазъләрдә төрле истәлекле көннәрне яктырту кирәклеген искә төшерде. Олылар көне, укытучылар бәйрәме, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәре турында вәгазъләрдә урын булырга тиешлеген җиткерде. Татарстан Диния Назәрәте октябрь аеныӊ беренче шимбә, якшәмбе көннәрен «Гыйлем көне» буларак игълан иткән булган, моӊа да урыннарда игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.

Гошер җыю мәсьәләсенә дә авыл имамнары игътибар итәргә тиешләр. Бу очракта аӊлату, төшендерү эшләре белән бергә, бәрәӊгене жыю һәм урыннарга урнаштыру да читтә калмаска тиеш. «Татарстан», Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыклар үзләренеӊ бәрәӊге уӊышыннан хәйран зур өлеш чыгарганнар. Курмала, Югары Шубан, Борбаш һәм бигрәк тә Түнтәр авылы имамнары гөшер җыюга җаваплы караганнар.
Гөшернеӊ күп өлеше Ислам дине кабул ителүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә, «Ярдәм» һәм Мәрҗәни исемендәге мәчеткә тапшырылачак.

Киләчәктә гөшер җыю көннәрен районда алдан газета һәм радио, интернет аша игълан итеп, ошкан төстә үткәрү зарури, диде Җәлил хәзрәт.
Интернет челтәрендә Балтач район мәчетләренеӊ берләшкән сайты булдырылган, анда материал туплау буенча да сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250