Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач мөселман балалары Сабан туена әзерләнә

Бик тиздән, 14 июльдә  Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар сабан туе узачак.

Бәйрәмгә балалар гына түгел, республика хөкүмәте вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән кү санлы кунаклар килә.

Сабан туе кунаклары матур гадәт буенча һәммәсе дә баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге –  халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыру каралган. Кул көрәше, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, тәңкә җыю, чүлмәк вату, таяк тартышу, әтәч тоту, туры баганага менү, утын кисү, йөгерү, әйбер кисү кебек уеннар булачак.

Һәр Сабан туеның бизәге, әлбәттә – милли көрәш. Быел Республика мөселман балалар сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак –  36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак. Скутер иясен үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев