Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Ирләрегезне балаларыгызны яраткан кебек яратыгыз», ди абыстай (+фото)

Кичә бистәнең «Балтач нуры» мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе булды.

Алдагы көнне ир-егетләр өчен үткәрелгән иде. Мөселман хатын-кызлары башта Гөлсимә абыстайның вәгазен тыңлады, аннан авыз ачты, намаз укыды. Ифтарга килүчеләр күп иде, кыз балалар да мәҗлескә ямь өстәде. Абыстай килгән кунакларга, күчтәнәчләргә, сәдакаларга рәхмәтен белдерде, бергәләшеп дога кылынды.
Мәчетләребез ифтар ашлары уздыра икән, бирегә авыз ачарга гына киләсе түгел, вәгазь тыңлыйсы, намазга басасы, догалар укыйсы. Барысы да күңелләрне хушландыра, изгелеккә- игелеккә этәрә торган гамәлләр, изге айларда мәчетләргә йөреп, иман нурына ирешүләр начарга түгел. Бу айда узыша-узыша яхшылык кылыгыз, ди абыстай. Абыстайның сабагы да гайрәтле булды, ул киленнәрне кайналар белән дус-тату яшәүгә өндәде, әбиле-бабайлы ишле гаиләдә генә бәрәкәт була, аерылып чыгып китәсез икән, аерым тормыш итүләр авырга туры килә, диде. Ирләрегезне дә балаларыгызны яраткан кебек яратыгыз, ди. Әти-әниләргә дә кадер-хөрмәтле булырга куша, урын өстендә яткан ананы кайчан үләр микән дип гөнаһка кермәгез, син дөньяга килгәннән башлап, адым саен сиңа озын гомер, бәхетле тормыш теләгән ана ул, диде. Йөрәккә үтә торган, мәгънәле сүзләр. Нурлы айда мәчеткә йөреп, вәгазьләнеп калыйк, җәмәгать, кешелеккә боларны хәзер берәү дә болай иркенләп сөйләп, күңелләргә сеңдерерлек итеп аңлатып утырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар