Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач шәкертләре район мәчетләре тарихы буенча язылган китап авторы белән очраштылар

Балтач үзәк мәчетендә Казан шәһәренеӊ «Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык» исемле мәдрәсенеӊ Балтач бүлеге шәкертләренә Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныӊ «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе» исемле зур әһәмияткә ия булган китабын тәкъдир итү булды.

Очрашуны башлап җибәргән Рамил хәзрәт Бикбаев бу хезмәтнеӊ район өчен, халыкыбыз өчен, динебез өчен зур һәм кабатланмас байлык булуын ассызыклап узды, әсәрнеӊ кыйммәтен бары еллар узгач кына бәяли алырбыз, диде.

Автор исә, үзенеӊ чыгышын хәзерге вакытта халык тарафына тикшерүгә чыгарылган татар халкыныӊ үсеш стратегиясе концепциясенеӊ кайбер мәсьәләренә тукталды. Арчада бу документны тикшерү вакытында чыгыш ясагандагы бик кирәкле фикерләренә яӊадан игътибарны юнәлдерде. Ә китапка килгәндә, Гарифҗан ага, «мин һәркемнән, үз авылы мәчете тарихы белән кызыксына башлаганчы, китап башындагы «Кыскача тарихи белешмә» белән танышуларын сорар идем», диде. Чөнки анда туачак күп сорауларга җавап инде бирелгәнен искәртте. Архивларда эшләү, һәр авыл мәчетенеӊ тарихын барлау, аерым шәхесләрнеӊ тормышын чагылдырган мәсьәләләргә тукталды. «Китап белән танышканнан соӊ, аныӊ ахырында урнаштырылган «Ислам дине һәм кеше тормышы» исемле вәгаземне укуыгызны телим, чөнки ул минем йөрәгемнән чыгып язылган», диде Гарифҗан Мөхәммәтшин. Соӊыннан автор шәкертләрнеӊ сорауларына җаваплар бирде, аралашты. Шушындый очрашу мәдрәсәнеӊ кичке бүлегендә укучы шәкертләр белән дә булачак.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач үзәк мәчете