Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач үзәк мәчете балаларның җәйге ялын оештыра (+фото)

16нчы июльдә башланган әлеге чарада 7-14 яшьлек 90 бала ял итә.

Көндәлек шөгыльләр исемлегенә гимнастика, иртәнге һәм төшке ашлардан, уеннардан тыш, Коръән уку, экскурсияләр, дәресләр һәм өйлә намазы да керә. Һәр көннең үз темасы, дип хәбәр итә биредә эшләүче укытучылар, алар әйтүенчә, чараның төп максаты – баланы әхлаклы, тәрбияле итү. Мәчет оештырган җәйге ял чараларына күп әти-әни баласын нәкъ менә һәркемне хөрмәт итәргә, үзен әдәпле тотарга өйрәнсен дип алып килә, шуңа күрә биредә мәчеткә бөтенләй йөрмәгән гаиләләрдән дә балалар бар. Балалар төркемнәргә бүленгән: 41 кыз – 3 төркемдә, 49 малай 4 төркемдә ял итә, һәр төркемнең үз исеме, девизы, үз укытучысы бар. Балалар "Сабантуй" ял паркында, мәчет янында уйныйлар, Арча боз сараена экскурсия дә планлаштырыла. Җәйге ял чаралары түләүле – юлламасы 2000 сум, ләкин моны менюның бай һәм төрле булуы аклый. Мәчет яны ял чаралары 27нче июльгә кадәр бара, атнага биш көн эшли.


Миләүшә Халикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял