Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач үзәк мәчете балаларны сөендерә

Балтач үзәк мәчете инде ничә еллар бистә үзәгендәге балалар бакчасына йөрүче сабыйларны сөендерә. Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәре алдыннан мәчеттән дин әһелләре килеп, күчтәнәч пакетлар өләшәләр.

Бу күчтәнәч барлык балаларга да бирелә. Алар аны Кыш бабай бүләге кебек кабул итәләр, көтеп алалар. Өйгә кайткач, куана-куана тәм-томнарын бушаталар. Тәрбияче апа, "Әти-әниләрегез, туганнарыгыз белән бергәләп, бүлешеп ашарга кушты", дия-дия, өй буйлап барчабызга да өләшеп чыгалар.
Бертөркем әти-әниләр исеменнән Балтач үзәк мәчете коллективына рәхмәтебезне белдерәбез. Изге Корбан гаете белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250