Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач үзәк мәчетендә... “Кызлар кыздыра” (+фоторепортаж)

Бүген Балтач үзәк мәчетенең "Гаилә залы"нда район хатын-кызлар советы "Кызлар кыздыра" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.

Сөйләшүнең темасы, бер яктан караганда, бик гади, һәркемгә мәгълүм һәм, дөресен әйткәндә, "тапталган" тема. Бу хакта бик күп сөйләшүләрнең һәм төрле югарылыктагы сөйләшүләрнең шаһите булырга туры килде инде. Әмма сөйләшкән саен бетми, киңәя, еллар үтсә дә үзгәрми торган, актуальлеген югалтмый торган, мәңгелек тема бу. Шуңа күрә дә бу түгәрәк өстәл дә өч сәгатькә якын барды. Күрәсең, кайта-кайта сөйләшүләр оештырсаң да, таманга киләсе.
Район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова кунаклар игътибарына балаларга әхлак тәрбиясе бирү һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышланган темаларны тәкъдим итте дә, иң элек үз фикерләре белән уртаклашты.
- Урыннардагы хатын-кызлар берлекләрендә әлегә чит гаилә тормышына кысылмыйм дигән ниндидер читенсенү бар. Ә бит бу бик нәтиҗәле көч. Үз практикамнан чыгып әйтәм, кайчакта ир - хатынны, хатын - ирне, балалар ата-ананы тыңламаска мөмкин. Әмма монда өченче берәү, чит кеше, җәмәгать оешмасы вәкиле катнаша икән, аның сүзенә барыбер колак салалар. Дөрес, бер әйтеп кенә беркем дә 100 процентка үзгәрми, ярар, дими. Бер дә, биш тә әйтәсең, шул кеше "көе"нә көйләнәсең... Моны башкаларга белгертми, зурга җибәрми, ике арада гына калдыру күпкә нәтиҗәлерәк. Юкса, без еш кына кайбер бала-чага шуклыкларын да күтәреп алабыз, полициягә, комиссияләргә илтеп җиткерәбез.
Гөлнара Әхмәдиева - халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе:
- Монда һәр очракта аерым карарга кирәктер. Әгәр без балаларның һәрбер начарлыгын шуклык дип бәяләп, яшереп калдырсак, шулай ук дөрес булмас. Дөрес, этика дигән әйберне онытырга ярамый. Әмма кайбер очракларда бит кем ничек булдыра ала, шулай ашыгыч ярдәм кирәк чаклар да була, бик авыр очраклар да очрый. Бездә, мәсәлән, бер бүлек авыр гаиләләр белән эшли. Бүгенге көндә шундый унбиш гаилә бар. Аларда бик күп проблемалар килеп чыгып кына тора. Монда инде һәр служба уяу торырга туры килә. Төрле категория гаиләләр бар бит, кайберләре гел хөкүмәттән генә ярдәм көтеп утырырга өйрәнде. Тәрбия белән дә шул ук хәл, гел башкалардан гына таләп итәләр.
Алия Зәкиева - район мәгариф идарәсе мөдире:
- Төп сүзебез әхлак тәрбиясе турында икән, шунысын да әйтеп китим әле, миңа калса, бу уңайдан районда мәгариф оешмаларында аз эшләнми. Әхлак дәресләре укытуда бернинди проблема юк, әле быел без аны 26 сәгатькә арттыра алдык. Яулык бәйләгән, мөселманча киенгән кызларга да беркем каршы сүз әйтми. Без фәкать бала сулый торган, баскычлардан төшкәндә сөрлегеп егылмый торган, кыскасы, бала сәламәтлегенә зыяны, куркынычы булмаган киемнәр кисеннәр дигән таләп кенә куябыз. Соңгы елларда хезмәт тәрбиясенә дә игътибар артты. Аның яңа, балаларга кызыклы формаларын эзлибез. Әти-әниләр белән дә күп төрле аңлату эшләре алып барыла.
Наилә Камалиева - акушер-гинеколог:
- Һәр мәсьәләдә сөйләшү-аңлатуны балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә алып барырга кирәк. Без дә бу аудиторияне бик теләп файдаланабыз. Кызганычка, сөйләшер сүзләр күп. Башка урыннарда булган проблемалар бездә дә бар. Әйтик, хатын-кызлар, булачак әниләр, яшь әниләр, аларга бәйле рәвештә яңа туган балалар сәламәтлеге уйландыра да, борчый да. Соңгы елларда бала табучылар кимеде, бердән, балалар иң аз туган 1988-1989 елгылар әни була, икенчедән, бүген бала табу-үстерү дигәнең авырлы вакыттан ук бик кыйммәтле рәхәтлеккә (дорогое удовольствиега) әйләнде. Баласызлык дигән әйбер дә, йөклелекне авыр күтәрү, Кесарев кисеме белән табу, иртә җенси тормыш белән яшәү кебек күренешләр дә бар, кызганычка. Дөрес, соңгы елларда мәктәп укучылары арасында зур йөклелекне өзү очраклары юк, әмма бу проблема бетте дигән сүз түгел.
Зөлфирә Камалова - "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе:
- Бөтен тәрбия дә, шул исәптән, әхлак тәрбиясе дә гаиләдә бирелергә тиеш. Без күпме генә тырышсак та, гаилә, әти-әни битараф икән, көткән нәтиҗәләр булмаячак. Без үткән ел 23 балалар бакчасын йөреп чыктык, баксаң, аларның һәркайсында әхлак тәрбиясе бирү буенча бик күп эшлиләр икән. Шулай ук мәктәпләр дә, безнеке кебек җәмәгать оешмалары да тик ятмый. Тик никадәр генә тырышсак та, әле телевидение, матбугат чаралары, интернет, телефон барысы да үзенең кире йогынтысын биреп, безнең күпчелек хезмәтләрне юкка чыгара.
Алия Зәкиева:
- Бала мәктәптән кайтып, интернет артына утыра икән, әти-әни канәгать, еш кына аларны файдалы эш белән шөгыльләнә дип уйлый. Кайберләре ашатам, киендерәм, сораганда акча бирәм, ярдәм сораса, булышам, дип чикләнә. Юкса, галимнәр әти-әни баласына көнгә 20 минут кына игътибар бирсә дә,нәтиҗәсе бик зур дип саный. Без ел дәвамында район мәктәпләрен дүрт мәртәбә йөреп чыгабыз, әти-әниләргә, балаларга төрле треннинглар үткәрәбез. Соңгы вакытта бик куркыныч төс алган балалар суициды, компьютерлардагы куркыныч уеннар, куркыныч сагызлар буенча да аңлату, тикшерү эшләре күп алып барыла. Бәлки районның әти-әниләр комитеты исеменнән интернет-телефоннарга әти-әни контроле дигән чикләүне кертү мәсьәләсен күтәрергәдер?
Түгәрәк өстәл сөйләшүе шулкадәр күп темаларны үз эченә алды ки, бер язмада гына биредә күтәрелгән мәсьәләләрне яктыртып, чыгыш ясаучы һәркемнең фикерен җиткереп бетерү мөмкин түгел. Район ЗАГС идарәсеннән Люция Нигъмәтҗанова, Шубаннан Әминә Мөхәммәтҗанова, Салавычтан Гөлнур Йосыпова, Балтачтан Мәгъмүрә Хөрмәтуллиналар да һәркайсы әлеге теманы башка яктан ачарга, үз фикерен, тәкъдимен белдерергә тырышты.
- Бүген без җаныбыз авырткан, үзебезне борчыган бик күп әйберләр турында сөйләштек. Шөкер, әле барысы да начар түгел. Арада сөенечле яңалыклар, башкарылган эшләр дә күп. Алга таба да булган яхшысын саклап, үстереп, шушы рухта дәвам итәргә язсын. Бу әле соңгы сөйләшү булмас, - диде, йомгак ясап, Фирая Хәкимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250