Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач Үзәк мәчетендә үткәреләсе чаралар

Килегез мәчеткә, җаныгызга ял бирегез

Апрель аенда Балтач Үзәк мәчетендә үткәреләсе чаралар белән таныштырабыз:
3 апрель көнне сәгать 9да - Балтач районы имамнары белән даими үткәрелә торган чираттагы җыелыш. Җыелышны үткәрә - районныӊ имам-хатибы Җәлил хәзрәт Фазлыев. Кызыксынган һәркем бу җыелышта катнаша ала.
11 апрель көнне кич 19 сәгатьтә - вәгазь кичәсенә рәхим итегез. Ерак Лениногорск шәһәреннән килгән, шул шәһәр һәм район мөхтәсибе Исмәгил хәзрәт вәгазе белән таныша аласыз.
23 апрель 14 сәгатьтә - Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе Балтач кичке бүлегенең 5нче чыгарылышы. Казаннан зур кунаклар көтелә.
25 апрель 17 сәгатьтә - хатын-кызлар өчен вәгазь кичәсе. Алып бара - Рәйсә абыстай Зарипова, Балтач районы мөслимәләр берлеге рәисе.
Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев
Фото: http://baltasi.ru/news.php?makal=480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250