Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачка имамнар нәрсәгә җыелган (+фоторепортаж)

Пәнҗешәмбе көнне район үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы узды.

Аны Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул, район имамнарына кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертеп, мәсәлән яӊа туган балаларга исемнәр кушуда, җомга вәгазенә кайбер мисаллар китерүдә, шул исәптән Аллахнын "Әр-Рахман" дигән сыйфатын аңлатып китүдә әле ныграк эшләргә кирәклеген аӊлатты. Гошер җыюда бик яхшы эшләгән һәм 70 яшьлек юбилее уӊаеннан Югары Шубан имамы Гәбдерәис Мөҗипов, һәшулай ук Шәрифуллин Мансур һәм Шәрифуллина Гәүһәрия 70 яшьлек юбилее уӊаеннан һәм Ислам динен таратуда, пропагандалауда зур хезмәтләре өчен мактау кәгазенә һәм мөхтәсибәт бүләгенә лаек булдылар

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсенен Балтач бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт үзенеӊ чыгышыннан белемнәре булмаган авыл имамнарын мәдрәсәгә укырга чакырды. Шулай ук ул 23 октябрьдә районыбызда "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча бәйге узачагын игълан итте. Җинүчеләр икенче турга чыгып, Казыят буенча уздырылачак бәйгедә катнашачак, Һәм анда җинүчеләр Казанга финал бәйгесенә барырлар, дип фаразлана. Шулай ук Рамил хәзрәт үзенен җитәкче булып хаҗ сәфәренә барып кайтулары хакында кыскача сөйләп алды. Быел аның кулы астында мөмкинлекләре чикләнгән кардәшләребез дә булган икән. "Башта бик борчылган идем, әммә соӊрак "Сезгә Аллаһныӊ ярдәме мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аша килер" дигән хәдиснен мәгънәсенә төшендем, дип шатлыгын уртаклашты, Хаҗ сәфәренеӊ җиңел үтүен ассызыклады. Субаш авылы имамы Фидаил хәзрәт үзенен Хаҗдан алган хисләре, кичерешләре белән уртаклашты һәм Татарстан Президентына , мөфтигә, Җәлил хәзрәткә бирелгән мөмкинлек өчен рәхмәт әйтте.

Җыелышта Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга, Лаеш, Балык Бистәсе,Кукмара мөхтәсибләре катнаштылар яңа төзелгән мәдрәсә бинасы белән танышып, фикерләре белән уртаклаштылар.
Балтач мөхтәсибәте сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250