Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачлылар авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузды (+фото, видео)

Рүзилә Шамкаева һәм Илгиз хәзрәт башлангычы белән башкалада мохтаҗларга кирәк-яраклар җыю оештырылды.

Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.

Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузарга, аларныӊ тормышын җиӊеләйтергә һәр кеше үзеннән өлеш кертергә мөмкин. Әлеге изге эштән балтачлылар да читтә калмады. Балтач бистәсенеӊ  «Балтач Нуры»,  Кариле  һәм Норма авылы мәчетләрендә  киелми торган, чиста, пөхтә киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары (савыт-саба, юрган h.б.) тупланып,  "Приют человека" тернәкләндерү үзәгенә тапшырылды. Әлеге изге эшне башлап йөргән Рүзилә Шамкаева һәм Илгиз хәзрәткә, Кариле, Норма, Балтач мәчете имамнарына, ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев