Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачлылар, гомуми дога кылуга кушылабызмы?

Иртәгә, 10 апрельдә бөтен дөнья мөселманнарын бер үк вакытта гомуми дога кылуга чакыралар.

Кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахстан мөфтиятенең башлангычына — 10 апрельдә планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шундый тәкъдим белән республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга Казахстанның баш мөфтие Нәүрызбай кажы Утпинов мөрәҗәгать итте. Кардәш халыкның рухи лидеры ислам дөньясының барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм бөтен мөселман өммәтен берьюлы Аллаһы Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Татарстан мөфтие Камил хэзрәт Сәмигуллин Казахстан Нәзарәтенең 10 апрельдә өйлә намазыннан соң мөселманнарны бергәләп һәм берьюлы дога укырга өндәгән мөрәҗәгатен зур шатлык һәм канәгатьләнү хисе белән кабул иттем, дип белдергән. Татарстанның барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларны һәм республиканың бөтен өммәтен шушы гомум догага кушылырга чакырам. Бердәм догабыз кешелек дөньясы өчен вирустан котылу чарасы булып китәргә мөмкин — кушылыгыз», диелә аныӊ мөрәҗәгатьтә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога кылу коронавирус