Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачның үзәк мәчете зурая

Шимбә көнне Балтач мәчете яны зур йөк күтәрешле машиналарныӊ күпләп килүеннән һәм кран эшләвеннән гөрелдәп торды.

Озын-озын төзелеш плитәләре төялгән «Камаз» машиналары берсе артыннан берсе кайтып, бушатып барылды. Кызыксынып, мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаев белән сөйләшеп алдык. Рамил хәзрәт, үзенә хас төгәллек белән түбәндәге мәгълүматны җиткерде: « Балтач мәчете районда иӊ зурлардан. Әмма бүгенгесе көндә дин кардәшләребез күпләп килгәндә урын җитмәве күзәтелә. Җомга намазына кимендә 200ләп мөселман җыела, югары мәдрәсәдә укучылар, башлангыч дини белем алучылар, тәрбия алучы балаларны да санасак, хәйран зур сан чыга. Аллаһыныӊ ярдәме белән быел мәдрәсә өчен янкорма эшли башларбыз дип уйлыйбыз. Әгәр кемнеӊдер күӊелендә булып, шушы төзелешкә ярдәм итәргә уйлый икән, без аӊа да шат булырбыз.»
Фото: http://www.info-islam.ru/publ/novosti/tatarstan/baltasinskaja_sobornaja_mechet_otmetila_20_letie/2-1-0-27494

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250