Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта 41нче мәчет Чапшар авылында ачылды (фото).

Чапшарда үз авылларының даны өчен кая барсалар да кайгыртып, тырышып йөрүче бердәм кешеләр яши. Халык хөсетле түгел.

Зур көтүдә төрле сыер булган кебек, бардыр арада берничәсе. Әмма нигездә кешеләр бер-берсенә, авылның төзеклеге, матурлыгы өчен һәр эшкә ярдәм итәргә тырышалар. Хәтта Чапшардан күптән китеп читтә яшәүчеләре дә. Әнә ерак Себергә китеп яшәүче Гомәр Шиһапов берничә ел элек мәчет төзергә дип авылдашларына 150 мең сум акча калдырып китә.
Бу башлангыч авыл халкын кузгатып җибәрә, һәркем үзенең хәленнән килгәнчә өлеш кертә башлый. Зур төзелешне башлап та җибәрәләр. Казанда хөкүмәт эшендә эшләүче Камил Садриев, авылның шәхси эшмәкәрләре Вакыйф Ханнанов, әтиле-уллы Вәгыйз һәм Раушан Шиһабетдиновларның сизелерлек йогынтысы һәм типовой проект белән төзелгән мәчет 2015 нче елның беренче аенда үзенең ишекләрен ачты.
Тантанага килгән халык клубка гына сыймыйча бөтен урамны тутырган. Ә урамда авылдашлары Раушан озын өстәл куеп табын хәзерләткән. Килгән һәркем кайнар чәй эчеп җылына, пылау һәм башкасы белән тамак ялгый.
Районда 41нче мәчетне ачабыз, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев тантананы башлап җибәреп. Республика мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Балтач районының мәчетләр төзү буенча үрнәк эш күрсәтүен билгеләп үтте. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин бу төзелешкә зур өлеш кертүчеләргә район бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр республика Диния нәзарәтеннән дә күп иде.
Клубта узган тантанадан соң халык тәрәвих әйтеп мәчеткә юл алды. Дәрәҗәле кунаклар капкадагы тасманы кискәч ир-атлар мәчетнең иркен залына җыелдылар. Беренче намаз укылды. Хәерлегә булсын, Аллаһ йорты беркайчан да бушап тормасын, диделәр. Һәм ул шулай булыр да. Чөнки Чапшарда, әйткәнемчә, авыллары өчен чын күңелдән кайгыртып йөрүче бердәм халык яши.
Читтән ярдәм көтеп ятмыйча, үз көчләре белән авыл урамнарына асфальт түшәделәр, чишмәләрен рәтләп, суын өйләргә китерделәр. 15-20 ел элек кенә 60тан әз генә күп булган хуҗалыклы Чапшарда бүген 98 хуҗалык бар. Яңа урам барлыкка килгән, аның янәшәсендә инде тагын бер урамга йорт участоклары бирелә.
Узган ел Чапшарда 12 сабый туган. Димәк, авылның киләчәге өметле. Читтән кемдер китереп биргәнне көтмичә үз көчләре белән авылларын мәчетле дә иткән халык иманлы була. Ә иманлы халык яшәгән авыл гел үсәр, тагын да матурланыр, Алла боерса. Авыл имамы, бу эшне әтисе Хәлил хәзрәттән кабул итеп алган Мулланур хәзрәт Әсхәдуллин, мәчеткә сукмак өзелмәячәген раслаган кебек, сәхнәгә дин сабагын өйрәнүче дистәдән артык балаларны менгереп бастырды (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250