Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта әбиләр яшьләрдән калышмый

Җәйнең иң матур мәле. Аллаһка мең шөкер: яңгырлар явып тора, көчле җилләрдә басылды, көннәрдә җылытты. Шушындый матур бер көнне, 12 июньдә без Пүскән әби-апалары Болгарга сәяхәт кылдык.

Болгар искиткеч. Экскурсовод белән йөрү бик отышлы. Никадәр мәгълүмәт алдык, үзебезнең тарихыбыз белән таныштык, әби-бабаларыбызның никадәр дәрәҗәдә белемле, алдынгы фикерле, мәртәбәле булуларын белеп горурландык. Корьән музее гына ни тора. Ул бинага керүгә ниндидер илаһи көч биләп ала андагы рәхәтлек, күңел-җан ял итә. Хәтта андагы җиңеллекне сүзләр белән генә аңлатып та булмый.

Хәләл “Зөләйха” кафесы, безнең кебек ерактан килгәннәр өчен, чын ял итеп чыгу урыны. Кызлары да бик ипле, чисталык, менюда күңелгә ятышлы. Шулайда кызларның татарча белмәве әз генә күңелне кимсетә.

Шушы сәфәргә автобусны Габдрахманов Рафиль оешмасыннан алдык. Узган ел Кол Шәриф, Мәрҗәни мәчетләренә сәяхәт кылганда да аларның хезмәтеннән файдаландык. Ике очракта да эшләреннән кәнагәть калдык. Шофёр Рафиль дә үз эшенең остасы, тыныч, тәртипле кеше. Безгә карата бик игътибарлы, ярдәмче булды. Бездән теләк: Аллаһы Тәгалә һәркайсының эшләрен уң итсен, эшләренә куанып барсыннар, өйләренә куанып-шатланып кайтсыннар.

Без, Нәсыйхова Гөлфия апага да бик рәхмәтле. Шушы ике сәфәрдә дә ул безгә ярдәм итте. Без генә түгел, бөтен авыл халкы ярата аны. Клубы булмаган авыл өчен, ярый әле аның кибете бар. Ул безнең очрашу-сөйләшү, ниндидер чаралар үткәрү өчен җыелу-киңәшләшү урыны да. Кибет ишеге дә игълан тактасы ролен үти. Ә Гөлфия апа ачуланмый. Авылыбызны азык-төлек, көнкүреш әйберләре белән тәэмин итеп, ни сорасак шуны юллап алып кайтырга да иренми ул. Аның җитезлегенә, энергиясенә таң калырлык. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәрдә дә аңа сәламәтлек, гаилә бәхете биреп, бүгенгедәй шат, ярдәмчел булып яшәргә насыйп итсен.

Бу сәфәребездә Тимирязев исемендәге хуҗалыкның да ярдәм итүе күңелләребезгә бик хуш килде. Без барыбызда шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан әбиләр бит. Җитәкчебез Булат Исрафилов гозеребезне тыңлады да һәм берсүссез ярдәм итәргә риза булды. Без моңа бик шатландык; чөнки олы яшькә таба киткән , безгә җылы-йомшак сүздән кадерлерәк берни юк. Булат яшь булса да, иң мөһиме кешене тыңлый белә икән. Җитәкче буларак шушы сыйфатларын югалтмыйча, куанып-шатланып яшәргә язсын. Аллаһ боерса, тырышып авылыбызны клублы да итәрләр әле дигән теләктә калабыз.

Безнең авыл халкы эшчән дә, тырыш та: эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт таба торган халык.Әбиләребездә яшьләрдән калыша торган түгел. Язын-көзен “Чикләвек тавы”на барулар, биләр, Болгарга сәяхәт кылулар, Казанга барып ял итүләр, мәчетебездә күп төрле чаралар үткәрүләр моның ачык мисалы. Без бүген барыбызда авылыбыз яшәсен, матурлансын, киләчәге булсын, мәчетебез эшләп торсын диеп лога кылабыз. Аллаһ кабул итсен.

Болгарга сәяхәт кылырга ярдәм иткән, безнең тормышыбызны күпмедер вакытка тагын да матурлаткан, безгә карата игътибарлы булган һәркемгә рәхмәт. Сезнең ярдәм белән алынган истәлек бүләкләре әле озак вакыт безнең күңелләрне күтәреп, сезнең яхшылыгыгызны искә төшереп торыр. Аллаһы Тәгалә, безнең дә, Ак мәчеткә кереп, сезнең өчен – эшләре уң булсын диеп, рәхмәт әйтеп кылгандогаларыбызны кабул итсен. Әмин.

Болгарга баручы 19 кеше исеменнән Гыйльмуллина Халисә,
Пүскән авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар