Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта гает намазлары укылды (+фоторепортаж)

Без олыларга хөрмәт, кечеләргә куаныч күрсәтергә, якыннарны һәм туган-тумачаларның хәлләрен белешергә, зиратларга барырга, кардәшлек җепләрен ныгытырга тиешбез

Балтач Үзәк мәчетендә ураза гаете намазы иртәнге сәгать 6да башланды. Гаетне мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаев алып барды. Гаеттә катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында райондашларны Ураза бәйрәме белән котлады. Районыбыз мәчетләрендә Гает намазлары укыла, һәрбер мәчеттә тәравих намазлары башкарылды, күп җирлектә ифтарлар уздырылды. Безгә шөкер кылып, шушы күп милләтле районыбызда тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын, диде район башлыгы.
Рамил хәзрәт Бикбаев үзенеӊ вәгазендә, Ураза бәйрәменең хәерле көнендә без олыларга хөрмәт, кечеләргә куаныч күрсәтергә, якыннарны һәм туган-тумачаларның хәлләрен белешергә, зиратларга барырга, туганнар белән аралашырга, кардәшлек җепләрен ныгытырга тиешбез, диде. Һәм шушы яхшы гамәлләребез киләчәктә дәвамлы булуын телим, дип җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев