Балтачта “Ислам нуры” мәчете ачылды
Бүген, 7 апрель көне районыбыз тарихына бистәдә рәсми рәвештә өченче мәчет ачылу вакыйгасы белән кереп калачак.
Килгән кунаклар башта үзәк мәчеттә булып, мәдрәсә төзелеше белән таныштылар. Аннары бар халык гимназия тукталышындагы "Бәхет" кибете янына җыелып мәчеткә тәкъбир әйтеп юл алды. Бар халыкның бердәм булып бу тантанага җыелуы тормышыбызда ислам диненең йогынтысы үсүенә, үз кыйбласына кайтуына бер дәлилдер.
Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин район халкының нәтиҗәле, тырыш, тыныч шартларда эшләвендә традицион диннәрнең килешеп, бердәм эш алып баруларында, дип белдерде. Бу мәчетнең үзәк хастаханә янында булуы аңа үзенчәлекле җаваплылык та өсти. Чөнки кешегә күп вакыт тәненә шифа алу белән беррәттән, рухи терәк тә бик кирәк. Район башлыгы шушы форсаттан файдаланып, әлеге Аллаһ йортын төзүгә һәм файдалануга тапшыруга өлеш кертеп, зур саваплы гамәлләр кылган, ярдәм иткән һәркемгә - гади халыкка, хуҗалык, оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, районнан читтә яшәсәләр дә, зур саллы матди ярдәм күрсәткән олы йөрәкле шәхесләргә рәхмәтен белдерде. "Ислам нуры"нда азан тавышлары тынмасын, халыкны иманга дәшеп торсын иде", - диде ул.
- Мәчеткә 2007 елда нигез ташлары салынган иде, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында районыбызның мөхтәсибе, Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. - Төзелеш торгынлык чорларында башланса да, үзебезнең районнан чыккан мәрхәмәтле кешеләре табылып, аны шушы ачылу хәленә җиткерү өчен зур тырышлык куйдылар, башкалар да читтә калмады. Инде хәзер бистәнең бу өлешендә яшәгән иманлы халыкның өстендә мәчетне эшләтү һәм аны буш тотмау бурычы тора", - дип ассызыклады Җәлил хәзрәт.
Тантанада катнашып чыгыш ясаучылар мәчет эшчәнлегенә уңышлар теләп, Аллаһ йортының халыкны тәрбияләүдә, иманга кайтаруда максатчан гамәлләр кылырлар дигән ышаныч белдерделәр. Соңыннан мәчет ачылышының шаһитлары булган барлык халык белән бергә өйлә намазы укылды.Бинаның төзелешенә хезмәте кергән, аның эшчәнлеген башлап җибәрүдә ярдәме тигән һәркемгә дә рәхмәт җиткерелде, исәнлекләре өчен дога кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев