Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта корбан чалу уӊайлыланды

Хәзер Балтач бистәсендә оешкан төстә корбан чалу тәртибе үзгәрде. Алдагы елларда корбан сарыкларын, тәкәләрен үзәк мәчет янында чалсалар, бу елдан аларны чалу бүтән җиргә күчерелде.

Районыбызда ООО «Водстрой» ширкәте мәйданында яӊа таләпләргә җавап бирерлек сугым урыны булдырылганы турында язган идек. Алдагы уку елында балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тукландыруны оештыру өчен итне суеп, эшкәртеп, кирәгенчә туплап урыннарга илтү нәкъ шушы ширкәт мәйданында урнашкан Закирова крестьян-фермер хуҗалыгына йөкләнде. Яӊа уку елында да тәртип элекегечә кала.

Һәм менә зур яӊалык: районыбызда хәләл стандартларына туры килә торган сугым урыны нәкъ шушы мәйданда ачылды. Татарстан Диния назәрәтенеӊ хәләл комитетыныӊ куелган барлык тәлапләре җиренә җиткерелгән, аларныӊ бер сүзсез үтәләчәгенә шик юк. Бүген бу оешмага «Хәләл продукция шартларына туры килү» турында сертификат тапшырылды. Аныӊ белән бергә сугым итләренә, җитештерелгән ит продукциясенә «Хәләл» дигән тамга сугарга хокукы булганлыгы турында белешмә бирелде. Бу рәсми кәгазъләрне ООО «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закировка Татарстанның Баш казые, Җәлил хәзрәт Фазлыев тапшырды.
- Бу гади генә рәсми белешмә түгел, һәм аны алу бик җиӊел булмады. «Хәләл» комитеты куелган тәлапләр бик катгый, аларны җиренә җиткереп үтәү бездән намус белән эшләүне тәлап итә, дип билгеләп үтте Рифат Закиров.

Менә беренче тапкыр Балтачта корбан чалу үзәкләштереп, махсус урында чалынды. Акчаӊны түлисеӊ, ислам дине шартларына туры китереп барлык йолалар үтәлә һәм сиӊа корбан итен ваклап, әзер итеп бирәләр. Корбан сарыклары шушында да бар, үзеӊ дә алып килергә мөмкин. Көтеп торганда утырып, ял итеп, чәй эчеп алырга мөмкинлек тудырылган. Корбан гаетенеӊ беренче көнендә 100гә якын кеше бу хезмәттән инде файдаланган.

Бу башланган эш дәвамлы булсын, халыкныӊ дини ихтыяҗларны кәнәгатьләндерүдә ныклап эшләргә, тагын да матуррак нәтиҗәләргә ирешергә язсын иде, дип район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм Балтач бистәсе имамы Рамил Бикбаев та үзләренеӊ фатихаларын бирделәр.

Сүз уӊаеннан, кемнәр әле корбан чалырга өлгермәгән, моныӊ өчен 2 көн вакыт бар. Аллаһы Тәгалә каршында булган бу вәҗиб бурычыбызны үтәргә ашыгырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250