Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта Корбан гаете намазына килү тәртибе

Иртәгә барлык мөселман дөньясы белән бергә Балтачыбызда да Корбан гаете булачак. Гает намазына килү тәртибен Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев аӊлата:

- Балтач үзәк мәчетенә бәйрәмгә үзәк хастаханә ягыннан килүчеләр иртәнге 4 тулып 15 минутта элекеге аптека тыкрыгы янында («Алтын ай» кибете) җыелып, тәкъбир әйтеп төшәләр. Норма ягыннан килүчеләр нәкъ шушы вакытта автовокзал янында җыелып, шулай ук тәкъбир әйтеп менәчәкләр. Иртәнге намаз сәгать 4 тулып 50 минутта укылачак. Вәгазъ сөйләнгәннән соӊ, Корбан гаете намазы укылачак.
Балтачыбызда урнашкан «Раиф» мәчетенә бәйрәмгә килүчеләр дә шушы ук вакытларда мәчет урнашкан каенлыкныӊ аскы һәм өске ягында җыелып, тәкъбир әйтеп шунда гаеткә киләчәкләр. Ул мәчеттә дә укылу бердәм вакытта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев