Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта Коръән хәтем кылынды

Быелга кадәр һәр Рамазан аенда Балтач мәчетләрендә Коръән хәтем кылына (имам артыннан Коръәнне кабатлап, китаптан укып бару), без бик сөенеп, ай буе билгеле бер сәгатьтә мәчеткә йөри идек. Бер ай эчендә шулай итеп, күмәкләшеп, Коръәнне тулысынча укып чыга идек. 

Быел чикләүләр булгач, бу изге гамәл кылынмый калыр инде дип борчылдык. Әмма юкка булып чыкты. Имамнарыбыз заманча технологик мөмкинлекләрдән файдаланып, безгә бу рәхәтлекне бүләк итте. "Хезмәт" газетасы инстаграмы аша Балтач үзәк мәчете имамы Гомәр хәзрәт Гомәров туры эфирда Коръән укыды, без аңа кушылдык. Шуннан ук Рамил хәзрәт Бикбаев үтемле вәгазьләре, сорауларга мәгънәле җаваплары белән сөендерде. Калган өч мәчеттә имамнар Илшат Сафин, Ренат Батыршин, Рамил Гыйльмановлар, үз сайтлары аша шулай ук Коръәнне хәтем кылу мөмкинлеге бирде. Шушы изге гамәлне оештырган барчасына, ай буе йортларыбызга Коръән нуры, моңы биргән, безгә тулы Коръән чыгуда булышкан кешеләргә Аллаһының рәхмәте. булсын иде.
Киләсе Рамазанда Коръәнне мәчетләребездә күмәкләп хәтем кылырга язсын!
Гөлниса апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев