Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта мәдрәсә тәмамлаучыларга таныклыкларны мөфти үзе тапшырды (+фото)

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр белән килде

Исегезгә төшерәбез, мөфтинең эшлекле сәфәре Иске Салавыч авылы мәчетеннән башланды. Аннан соң Камил хәзрәт һәм Җәлил хәзрәт белән бертөркем кунаклар Балтач урта мәктәбендә булып, бай тарихлы музей белән таныштылар. Аннан соң ачык дәресләрдә катнаштылар. Камил хәзрәт Сәмигуллинның эш сәфәре Балтач үзәк мәчетендә тәмамланды. Биредә ул имамнар җыелышында катнашты һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе филиалында белем алучыларга дипломнар тапшырды.  

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалында быел 11 чыгарылыш кичәсе узды. Мәдрәсәне 43 кеше тәмамлады. 11 чыгарылышка 389 кеше дини дипломга ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев