Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта Мәгърифәт мәркәзе музее эшли башлады (+ фотолар)

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Балтач районына эшлекле сәфәре кысаларында, район үзәк мәчетенең Мәгърифәт мәркәзе музее ачылды.

Музейда татар халкының дини мәгариф тарихы белән бәйле материаллар, XVIII-XIX гасырга караган дини хезмәтләр һәм китаплар, Коръәннең “Казан басмасы”ның төрле елларда чыккан экземплярлары урын алган. Татарстан мөфтиен музей китаплары белән таныштыру барышында, Камил хәзрәткә “Хашияте Саялкути галә хашияти ал Хаяли галә шархел гакаид лиТафтазани” китабы бүләк ителде. Исламның төп фәннәренең берсе – гакыйдә нигезләрен шәрехләүгә багышланган әлеге хезмәтне мөфтигә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тапшырды. Революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә кулланылган әлеге китапны киләчәктә “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә кую күздә тотыла. Әлеге хезмәт шактый яхшы хәлдә сакланган. Хәзер белгечләр алдында бу китапның якынча басылып чыгу елын ачыклау бурычы тора.

Бүген музейда шулай ук Борбаш авылыннан чыккан танылган хәзрәт, дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар, аның быел тууына 125 ел тулды. Ул Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиновның остазы булып тора. Музейда Габделхак хәзрәт Садыйков турында чыгышлар ясалды, аның белән бәйле фотоматериаллар күрсәтелде. Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсә әһелләре тарафыннан аның кабере каралып торуын билгеләп үтте. Габделхак хәзрәт Садыйков Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев