Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта “Мөнәҗәт” халык иҗаты һәм мөселман халыкларының рухи мирасы әсәрләрен башкаручылар бәйгесе үтте (+фото)

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуына багышланган чарада өч номинация буенча җиңүчеләрне ачыкладылар.

Балтач районы мөхтәсибәте,  балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен уздырылган бәйгедә Балтач, Салавыч Бөрбаш, Норма, Субаш, Карадуган, Сосна  авылларының балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән 62 бала катнашты.

 Йомгаклау концерт Татарстан Республикасының Баш казые, Балтач районы имам- мөхтәсибәте Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, җырчы, педагог Мингол Вәгыйз улы Галиев,  Рәсәй Ислам университетында педагогы, җырчы Ильяс Халиков катнашында үткәрелде.

Бәйгенең иганәчесе –  Балтач үзәк мәчете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 ел