Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта район башлыгы ифтар уздырды (+фото)

Бүген Балтач үзәк мәчетендә район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында һәм ярдәме белән ифтар мәҗлесе узды

Ифтар мәҗлесендә башкала кунаклары Илфар хәзрәт, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашты. Алар үзләренеӊ чыгышларында райондашларыбызны рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре үзе бер зур куаныч, дип билгеләп үттеләр. Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые    Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ кыска, әмма үтемле вәгазендә һәр мөселман кешесенеӊ бурычлары, динебезгә кайту, холкыбызны тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды. Ураза ул үзеӊне тыеп, нәфсеӊне җиӊеп,  кешедә булган тискәре сыйфатларны җиӊәргә, бу дөньяда, тирә-күршебездә мохтаҗларныӊ хәлен яхшырак аӊларга булыша, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев