Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта зур ифтар (+фоторепортаж)

Изге рамазан айларында районыбызныӊ күп авылларында ифтар ашлары үткәрелә. Ә 30 май көнне Балтач бистәсендә 350 кешегә әзерләнгән ифтар табыны мөселман кардәшләрне җыйды.

Ахшам намазы алдыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин, районыбызныӊ кураторы Мәҗит Салихов үзләренеӊ чыгышларында райондашларыбызны рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре үзе бер зур куаныч, дип билгеләп үттеләр. Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые    Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ кыска, әмма үтемле вәгазендә һәр мөселман кешесенеӊ бурычлары, динебезгә кайту, холкыбызны тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды. Ураза ул үзеӊне тыеп, нәфсеӊне җиӊеп,  кешедә булган тискәре сыйфатларны җиӊәргә, бу дөньяда, тирә-күршебездә мохтаҗларныӊ хәлен яхшырак аӊларга булыша, диде ул.

Ахшам намазыннан соӊ мәдрәсәнеӊ ашханәсендә ураза тотучылар авыз ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, бу мәҗлесне  үткәрүгә һәртөрле ярдәм күрсәткән кешеләргә ихтирам сүзләре җиткерелде.

Исегезгә төшерәбез, бүген кич Балтач үзәк мәчетендә район район башлыгы ярдәме белән  хатын-кызлары өчен зур ифтар үткәренләчәк, аш өстәле шулай ук 350 кешене кабул итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар