Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачтагы дини лагерьны ни өчен яраталар (+фото)

Бу атнада Балтач районы үзәк мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшли башлады.

Шунысын әйтеп узарга кирәк, елның-елында лагерьны бик кызыклы, күңелле итеп оештыралар. Моның өчен әти-әниләр имам-хатыйб Рамил Бикбаевка, биреә хезмәт куйган укытучыларга һәм тәрбиячеләргә бик рәхмәтле.

Быел, мәсәлән, 90 балага гариза кабул ителә диелсә дә, лагерьга йөздән артык бала килгән. Мәчеткә килгән балаларны әдәп-әхлакка өйрәтү, ислам нигезләре белән таныштыру, шулай ук җирлектәге кызыклы урыннарга экскурсияләргә йөртү каралган. Тәрбия, әхлак ягыннан гына түгел, туклану мәсьәләсе дә нык кайгыртылган.

- Хәдичә апабыз пешергән ризыклардан телләрне йотарлык, - ди лагерга инде берничә ел рәттән килүче Илсаф.

Күптән түгел балалар янында кунакта Казан каласыннан Равил Бикбаев кунак булып китте. Ул сөйләгән вәгазьләрне балалар йотлыгып тыңлады.

Кызыксынып , балалардан вәгазьнең нәрсә турында барганын сорыйм:

- Әниегез яныгызга килгәндә, сикереп торырга һәм "Әни, нишлим, сиңа нинди ярдәм кирәк", дияргә, - дип аңлатты Идрис.

Балалар лагерьда ял итеп кенә калмый, алар өчен намаз уку тәртибе, Коръән уку кагыйдәләре, шәригать кануннары, әдәп-әхлак буенча дәресләр үткәрү дә каралган. Шулай ук күңел ачу чаралары да оештырыла. Мәсәлән, шушы көннәрдә алар "Сабантуй" ял паркында булып кайтты.

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләм балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбәрак хәдисендә: "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез", - дигән. Бу хәдистән шул аңлашыла: ата - аналар өчен бала тәрбияләү эше, дини гыйлем бирү төп вазифалардан санала. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы - бала күңелендә безнең Раббыбызга, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Галәмнәрнең Тәрбиячесенә, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту. Үзәк мәчет каршында эшләп килүче дини лагерь исә моның ачык бер мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250